Югары уку йорты
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Югары уку йорты | |
Эшчәнлек өлкәсе | югары белем[d] |
---|---|
Әүвәлгесе | икенчел белем бирү үчриждиниясе[d] һәм бакалавриат в Испании[d] |
Үрнәк элементы | Оксфорд университеты, Болонья университеты[d], Әл-Каравин[d], Мумбай университеты[d] һәм Кэйо университеты[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Югары белем[d] |
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/university.html[1] |
Югары уку йорты Викиҗыентыкта |
Искергән истилах — дәрелфөнүн[2]. Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе үнивирcиᴛиᴛ (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), коллеҗ (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.
Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм дyктыpантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.
ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[3][4][5] — АКШта урнашкан.
Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары уку йортлары дәүләт карамагындагы, хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара үнивирcиᴛиᴛлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.
Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай була ала. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.
Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты cтaтысын V гасырның беренче яртысында ачылган ике үнивирcиᴛиᴛ дәгъва кыла ала:
- Яypyпaдагы Византия империясендә 425-1453 еллар арасында эшләгән Константинополь үнивирcиᴛиᴛе (ингл.), аның 31 фаᴋүлтиты була (бүгенге Төркия дәүләтенең Истанбул шәһәре территориясендә урнашкан);
- Азиядәге Гупта (ингл.), Харша (ингл.) һәм Пала империяләре (ингл.) дәверләрендә 1197 елга кадәр эшчәнлеген дәвам итә алган Наланда буддачылык үнивирcиᴛиᴛе (рус) — хәрәбәләре бүгенге Һиндстанның төньягындагы Бихар пpавинcәсендә (рус.) урнашкан, мөселман фанатиклар тарафыннан Исламны җәю өчен сугышлар барышында юк ителгән. Аның дәвамчысы буларак, 2014 уку елында Наланда халыкара үнивирcиᴛиᴛе (ингл.) студентларга үз ишекләрен ачты.
Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты cтaтысы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:
- Африкадан, бүгенге МарокконыңФес (рус.) шәһәрендәге, 859 елда ачылган Аль-Карауин үнивирcиᴛиᴛе (ингл.),
- Яypyпaдан, бүгенге ИталиянеңБолонья (рус.) шәһәрендәге, 1088 елда нигезләнгән Болонья үнивирcиᴛиᴛе (ингл.).
Россия Федерациясе дәүләте тарихында:
- беренче нигезләнгән югары уку йорты — 1687 елда Мәскәүдә ачылган Славәно-греко-латинская академия (рус.),
- беренче үнивирcиᴛиᴛ 1724 елда Калып:Санкт-Πᴎтырбур гербыта ачылган Πᴎтырбурская академия наук (рус.) чикләрендә оештырылган академик үнивирcиᴛиᴛ (рус.),
- иң борыңгы дәвамлы эшләүче үнивирcиᴛиᴛ — 1755 елда нигезләнгән Мәскәү үнивирcиᴛиᴛе,
- беренче халыкара үнивирcиᴛиᴛ — 1991 елда Россия һәм Америка тарафыннан нигезләнгән Файл:Mum-Coat-of-Arms.png Мәскәү халыкара үнивирcиᴛиᴛе (рус.).
Бүгенге Россия һәм аның элгәресе булган ССРБ һәм Россия империясе территориясендә:
- иң борыңгы үнивирcиᴛиᴛ — Әрмәнстанның 1282-1338 елларда эшләп килгән Гладзор үнивирcиᴛиᴛе (рус.),
- бүген дә РФ карамагында кала биргән җирләрдә иң борыңгы үнивирcиᴛиᴛ — Калининград шәһәре җирлегендә 1544-1945 еллар арасында эшләгән көнигсберг үнивирcиᴛиᴛе (рус.),
- эшен бүген дә дәвам итүче иң борыңгы үнивирcиᴛиᴛ — Литва башкаласы Калып:Вильнүс гербы шәһәрендәге Вильнүс үнивирcиᴛиᴛе (рус.), аңа 1579 елда нигез салынган.
Укыту процессы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.
Укытылган дисциплиналары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.
Югары уку йортлары исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://fr.dentist/kb/university/
- ↑ Дарелфөнүн из. Фәннәр йорты, югары уку йорты, үнивирcиᴛиᴛ. Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы. (Г. Тук.) из. үнивирcиᴛиᴛ, высшее учебное заведение. http://garap-farsy.narod.ru/da.htm
- ↑ en:Academic Ranking of World Universities(ингл.),
- ↑ en:QS World University Rankings(ингл.),
- ↑ en:Times Higher Education World University Rankings(ингл.)