Торино
Торино | |
итал. Torino Ошибка скрипта: Функции «lang_xx_italic» не существует. | |
Байрак | Илтамга |
Рәсми исем | Torino |
---|---|
Демоним | torinesi, torinese, Turinois[1], Turinoise[1], turinèis, turinèisa, torinezo һәм torinezi |
Рәсми тел | итальян теле |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Италия[2] |
Нәрсәнең башкаласы | Пьемонт |
Административ-территориаль берәмлек | Турин[d] |
Сәгать поясы | UTC 01:00 һәм UTC 02:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | По[d], Дора-Рипария[d], Sangone[d] һәм Stura di Lanzo[d] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 45°04′40″ т. к. 7°46′24″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 45°08′25″ т. к. 7°39′51″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 45°00′24″ т. к. 7°38′40″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 45°02′31″ т. к. 7°34′40″ кч. о. |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | мэр Турина[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Кьяра Аппендино[d] |
Канунбирү органы | Turin City Council[d] |
Әгъзалык | Креатив шәһәрләр челтәре[d] һәм Бөтендөнья туристик шәһәрләр федерациясе[d][3] |
Халык саны | 841 600 (1 гыйнвар 2023)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 239 метр |
Кардәш шәһәр | Волгоград[5], Эш-сюр-Альзетт[d][6], Банье, Шамбери[6], Кордоба[6], Детройт[6], Газзә[6], Glazgo[6][7], Нагоя[6], Лилль[6], Льеж[6][8][9], Солт-Лейк-Сити[6], Кесальтенанго[6], Богота, Шеньяң[6], Роттердам[6], Уагадугу[d], Көлн[6], Тирана, Росарио[10], Измир[11], Санкт-Петербург[12] һәм Вэньчжоу[d][13][14] |
Нәрсә белән чиктәш | Бальдиссеро-Торинезе, Бейнаско, Боргаро-Торинезе, Колленьо, Грульяско, Mappano[d], Монкальери, Никелино, Орбассано, Печетто-Торинезе, Пино-Торинезе, Риволи, Сан-Мауро-Торинезе, Сеттимо-Торинезе һәм Венария-Реале |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 130,01 км² (9 октябрь 2011)[15] |
Почта индексы | 10121–10156 |
Рәсми веб-сайт | comune.torino.it(италь.) |
Яклаучы изге | Our Lady of Consolation[d] һәм Иоанн Креститель[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | AperTO[d] |
Феноменның икътисады | economy of Turin[d] |
Сейсмик классификация | 3[d][16][17] |
Җирле телефон коды | 011 |
Номер тамгасы коды | TO |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Торино Викиҗыентыкта |
Торино (итал. Torino) — Италиянең Пьемонт төбәгендә урнашкан шәһәр.
Халык саны — 841,600[18] кеше (1 гыйнвар 2023). Падан тигезлегендә Көнбатыш Альп таулары итәгендә, Дора-Рипария елгасының По елгасына койган урынында урнашкан.
Халык саны буенча Италиянең Рум, Милан һәм Неапольдан соң дүртенче урында тора. 2012 елда 911 мең кеше булган, бистә халкы белән бергә 1,7 миллион кеше исәпләнә.
Бай тарихы һәм мәдәнияте булган шәһәр, үзенең арт-галереялары, сарайлары, театрлары, музейлары, парклары белән билгеле. Шулай ук Торино үзенең барокко, рококо, неоклассицизм, модерн стилендәге архитектурасы белән танылган.
XVI-XVIII гасырларда Савой герцоглыгы (соңрак Сардина кыйраллыгы) башкаласын Шамберидан (хәзерге Франция) Туринга күчерү процесында, сарайларның (Палаццо Мадам), мәйданнарның һәм бакчаларның күпчелек өлеше төзелә.
Италияне берләштерүгә зур өлеш кертүче сәясмәннәр һәм билгеле кешеләрнең (мәсәлән, Камилло Бенс ди Кавур) туган шәһәре булуы аркасында, Ториноны кайчакта «Италия азатлыгының бишеге» дип атыйлар.
Шәһәрдә бик күп университетлар, көллиятләр, академиялар, гимназия һәм лицейлар бар. Алар арасында XV гасырда нигез салынган — Турин университеты.
Туринның иң билгеле истәлекле урыннары булып Мисыр музее һәм шәһәр символы булган Моле Антонеллиана санала.
Шушы һәм башка истәлекле урыннары бөтендөнья туристларын үзенә җәлеп итә, Турин Италиянең кеше иң күп йөргән шәһәрләр унлыгына керә[19].
XIX гасырда кала Европаның мөһим сәяси үзәге булып тора. 1861 елда Турин берләшкән Италиянең беренче башкаласы булу белән беррәттән, Италия кыйраллыгында хакимлек иткән династия — Савой йортының да башкаласы булып тора.
Италияда монархия бетерелгәннән соң, Туринның сәяси әһәмияте кимүенә карамастан, кала Европа һәм Италиянең мөһим сәнәгать, икътисад һәм сәүдә үзәге булып исәпләнә.
Турин — Милан һәм Румнан соң, икътисади күрсәткечләр буенча илдә өченче кала.
Шулай ук Турин Италиянең автомобильләр төзү буенча башкаласы, дип санала. Шәһәрдә FIAT, Lancia, Iveco компанияләренең штаб-фатирлары урнашкан.
Кала христианнарның истәлеге — Турин япмасы белән, шулай ук «Ювентус» һәм «Торино» футбол командалары белән дөньяга билгеле. Турин — 2006 елның Кышкы Олимпия уеннарының башкаласы.
Каланың саклаучысы булып Изге Иоанн Креститель (итал. San Giovanni Battista) санала. Кала бәйрәме көне — 24 июнь.
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халыкара стандарт буенча Торино Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, 1:00 гә тигез.
Халык[20]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1861 | 1871 | 1881 | 1901 | 1911 | 1921 | 1931 | 1936 | 1951 | 1961 | 1971 | 1981 | 1991 | 2001 | 2011 |
173305 | 210873 | 250655 | 329691 | 415667 | 499823 | 590753 | 629115 | 719300 | 1025822 | 1167968 | 1117154 | 962507 | 865263 | 872367 |
Рәсми сайт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_révisé_2020-01-27-1.pdf
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ https://cn.wtcf.org.cn/citys/3492-2.html
- ↑ https://demo.istat.it/?l=it
- ↑ http://www.volgadmin.ru/d/about/TwinCities
- ↑ 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 6,11 6,12 6,13 http://www.comune.torino.it/relint/gemellaggieaccordi/index.shtml
- ↑ https://www.glasgow.gov.uk/index.aspx?articleid=21035
- ↑ http://www.comune.torino.it/relint/gemellaggieaccordi/liegi.shtml
- ↑ https://www.liege.be/fr/vie-communale/services-communaux/international/jumelages-et-partenaires/turin-torino-italie
- ↑ https://www.rosario.gob.ar/web/gobierno/internacionales/relaciones-bilaterales#hermanamientos
- ↑ https://www.izmir.bel.tr/tr/KardesKentler/62
- ↑ https://kvs.gov.spb.ru/en/agreements/
- ↑ http://www.ezhejiang.gov.cn/wenzhou/2022-08/19/c_799132.htm
- ↑ http://www.ezhejiang.gov.cn/wenzhou/sistercities.html
- ↑ Superficie di Comuni Province e Regioni italiane al 9 ottobre 2011 — ISTAT.
- ↑ Seismic classification in Italy
- ↑ https://rischi.protezionecivile.gov.it/it/sismico/attivita/classificazione-sismica
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Самые посещаемые туристами города Италии, archived from the original on 2014-03-19, retrieved 2018-04-27
- ↑ http://dati.istat.it/Index.aspx