Эчтәлеккә күчү

BAPS Шри Сваминараян Мандир, Хьюстон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/BAPS Шри Сваминараян Мандир, Хьюстон latin yazuında])
Гыйбадәтханә
BAPS Шри Сваминараян Мандир, Хьюстон
BAPS Хьюстон Мандир
BAPS Хьюстон Мандир
BAPS Хьюстон Мандир
Ил Америка Кушма Штатлары
Төбәк / район Техас, Форд Бенд графлыгы
Дин Сваминараянга табыну
Төзелеш еллары ???—2004 елның июле
Сайт [houston.baps.org houston.baps.org/ houston.baps.org/ houston.baps.org Рәсми сайт]

Техаста, Хьюстонда BAPS Шри Сваминараян Мандир ул Бочасанваси Акшар Пурушоттам Сваминараям Санстха тарафыннан төзелгән традицион Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Форт Бенд Графлыгы, Техаска инкорпорацияләнмәгән даирә, ул Стэффорд, Техасның экстратерриториаль юрисдикциясендә һәм Стэффорд почта адресына ия.[1][2]

Башында Махант Свами Махарадж торган BAPS Сваминараян Санстха Һинд диненең Сваминараян тармагының деноминациясе булып тора. Ул 11500 квадрат фут (1070 м²), 73 фут (22 м) биеклектәге ачык һава гыйбадәтханәсеннән һәм аның әйләнәсендә 25620 квадрат фут (2380 м²) әйләндерүче колодадан тора. 2004 елның июленә гыйбадәтханәне төзү бәясе шул вакытта 7 миллион $ булган. Гыйбадәтханә материаллары 3000 һөнәр иясе тарафыннан Һиндстанның төрле урыннарында Италия мәрмәреннән һәм Төркия известьташыннан кисеп ясалган булган. Өлешләр Хьюстонга җибәрелгән булганнар һәм төзелеш 2002 елның мартында башланган булган. Һиндстанда яшәүчеләрне дә кертеп 175 волонтёр Хьюстонга гыйбадәтханәне төзү өчен килгәннәр. Күпчелек хезмәт иганә булган. Ачылуга кадәр бинага кайбер ахыргы штрихлар ясалган булган.[3] Мәрмәр һәм известьташ барысы 33 000 данә. Мандир 28 ай төзелгән булган.

Мандир үз төрендә Техаста иң зурысы һәм Һинд дине язмаларында күрсәтмәләр буенча төзелгән булган. 22 акр җир били һәм мандирга өстәп тагын һавели һәм Һинд динен аңлау өчен күргәзмә бар.[4] Һавели ай саен конгрегацияләр уза торган мәдәни үзәк. Һинд Динең Аңлау күргәзмәсе зиярәт кылучыларга Һинд диненең төп принципларын аңлата. Мандир көн саен зиярәт кылу һәм табыну өчен ачык.

Мандир һәм көн саен башкарыла торган ритуаллар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аарти башкарыла

Гыйбадәтханә ‘Шикарбаддха’ мандиры тибында, Шилпа Шастраларда күрсәтелгән принциплар буенча төзелгән, бу изге архитектура стандартларын тасвирлаучы Һинд дине текстлары.[5] Мандир эчендә төрле изге урыннарда муртилар (Илаһларның изге сурәтләре) куелган. Үзәк изге урында Сваминараян муртисы, аның сул ягында Гунатинанд Свами, аларга икесенә Акшар-Пурушоттам Махараджга буларак табыналар. Охшаш рәвештә төрле изге урыннарда башка Һинд дине Илаһларының муртилары бар, мәсьәлән, Радха Кришна, Шива Парвати, Сита Рам, Хануман, Ганапати һәм Сваминараянның рухи дәвамчылары булган BAPS гурулары сызыгы.[6] Муртилар мәрмәрдән ясалган һәм аларда илаһи җаннар бар.[7] Тәңгәл килгән рәвештә, Сваминараян садхулары (Һинду монахлары) Илаһларга көн буена тугъры хезмәт тәкъдим итәләр. Таң атканга кадәр Илаһлар иртә гимннарын җырлап уятыла, алар прабхатийя дип аталалар. Илаһлар шуннан соң коендырыла һәм аларга көн һәм фасылга карап ашамлыклар һәм киемнәр тәкъдим ителә.[7] Илаһларга тәкъдим ителгән ризык изге дип санала. Бу изге тәкъдимнәр тугърыларга прасад итеп өләшелә.[7] Көн буена муртилар алдында яндырылган филтә әйләндерелгәндә тугърылар Ходай данын җырлый торган ритуал арти - биш мәртәбә башкарыла, аларның исемнәре тәңгәл килгән рәвештә - мангала аарти, шанагар аарти, раджабхога аарти, сандхья аарти һәм шаяна аарти. Көн уртасында ланч тәкъдим ителә. Кичен кичке аш тәкъдим ителә. Соңында, садхулар муртиларны аларны төнге киемнәрен киендереп ял итәргә салалар. Муртиларга ашамлыклар тәкъдим ителгәндә, алар ял итәргә салыналар, аларның пулатлары ишекләре ябыла.[7]

Мандир эшчәнлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конгрегация һавелида ай саен җыелышлар өчен җыела. Тугъры гимннары җырлана һәм Һинду язмалары буенча тәгълиматны аңлатучы рухи лекцияләр сөйләнелә.[8] Өстәвенә яшьләр өчен күп эшчәнлекләр бар, мәсьәлән, Һинду мирасы дәресләре, Һинд музыка дәресләре һәм Гөҗарати теле өйрәтүләре.[8] Шуңа өстәп, җитәкче булу буенча семинарлар һәм конференцияләр уздырыла, бу яшьләрне җәмәгать һәм мандир эшчәнлегендә актив роль уйнарга илһамландыра. Төп Һинд дине фестивальләре вакытында яшьләр өйрәнгәннәрен тугъры гимннарын җырлап, традицион биюләрне башкарып һәм рухи чыгышлар ясап күрсәтәләр.[8] Физик чыныгу һәм такымда уйнау өчен һәм яшьләр дуслашыр өчен спорт бәйгеләре оештырыла.

Хьюстонда BAPS конгрегациясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елда, Прамукх Свами Махараджның Хьюстонга беренче зиярәт кылуыннан соң, өйләрдә кечкенә төркем тугърылар рухи җыелышлар өчен җыелганнар.[9] 1979 елга, рухи җыелышлар артучы үлчәмне арттыру өчен җәмәгать залларында уздырыла башлаган. 1980 елда Прамукх Сваминың зиярәте вакытында Алиеф Хастингс Урта Мәктәбендә 350 тугъры җыелган булган.[10]

1985 елга, конгрегациянең дәвам иткән үсеше күбрәк пространство таләп иткән. Нәтиҗәдә яңа мандир өчен урын Стаффордта, Форд Бенд Графлыгында сайланган булган. Ачу церемониясе 1986 елда булган. Яңа төзелгән мандир биш акр җир биләмәсендә төзелеп 8000 квадрат фут җыелыш залы булган.[10] Мандир Brand Lane-да урнашып 1988 елда Прамукх Свами тарафыннан инаугурацияләнгән булган.

1990-ынчы еллар ахырында, конгрегация яңа Шикарбаддха мандиры үстерүне планлаштырган булган ул хәзерге мандир янында төзелергә тиеш булган. Прамукх Свами бу мандирның нигез ташын салу церемониясен 2000 елның сентябрендә башкарган.[10]

Мандир төзелеше һәм ачылуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
BAPS Хьюстон Баганалары

Төзелеш 2002 елда беренче кисеп ясалган ташны салу церемониясе белән башланган. Мандир рәсми рәвештә 2004 елның 25 июлендә Прамукх Свами килеп инаугурацияләнгән булган.[3] Мандир Һиндстанда 2400 сәнгать осталары тарафыннан кул белән киселгән 33 000 данә мәрмәр һәм известьташтан тора.[9] Хьюстонга 150 контейнерда җибәрелеп, мәрмәр өлешләре бергә тел һәм паз итеп һәм өч үлчәмле пазл итеп корылган булганнар. 4 футлы нигезне кертеп тулаем корылмада тимер һәм корыч бер дә юк.[11]

BAPS Хьюстон Мандир Үзәк Гөмбәзе

Мандир 73 фут биеклектә, 125 фут озынлыкта һәм 95 фут киңлектә.[11] 11 500 квадрат фут нигезне 25620 квадрат фут колода әйләндерә.[9] Баганаларда һәм стеналарда Илаһлар, биючеләр, музыкантлар, филләр, атлар, чәчәкләр һәм геометрик фигуралар сурәтләре кисеп ясалган.[4] Хьюстонда мандирны инаугурацияләү өчен сәяхәткә кадәр, Прамукх Свами барлык тугърыларына хат язган. Свамишри аңлатканча Сваминараян биниһая дживаларны хөр итү һәм аларга соңгы азат итү бирү өчен тумыш алган. Дәвам итеп, мандир һәм гуру бу миссиядә үзәк рольне уйнаганнар.

Муртиларны изгеләштерүче Прамукх Свами Махарадж.

Прамукх Свами Хьюстонга сигезенче мәртәбә 2004 елның 20 июлендә килгән.[10] 21 июльдә ул мандирның түбәсенә куеласы шпильләрне һәм флагларны изгеләштергән. Бакыр һәм алтын капланган шпильләр нектарның символы булып торалар һәм флаглар җиңүнең һәм ирешүнең символы булып торалар. 24 июльдә Хьюстон урамнары буйлап барлык муртиларның 7 миля маршруты булган шобһа ятра (төсле процессиясе) уздырылган булган. Процессия үзе 1,3 миля озынлыкта булган. Процессиядә барысы сигез арба булган.[10] 2004 елның 25 июлендә, мандир рәсми рәвештә инаугурацияләнгән булган. Муртилар изге урыннарда куелган булган, шуннан соң алар Прамукх Свами тарафыннан изгеләштерелгән булганнар.

Җәмәгатьчелек катнашуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара Хатын-кызлар Көнен бәйрәм итүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатын-кызлар Конференциясе Ассамблеясы

Мандирда 2008 елдан бирле ел саен Хатын-Кызлар Көне Конференциясе булган.[12] 2012 елда төп игътибар дүрт пурушартһлар (тормыш максатлары) Һинд дине тәгълиматында булган. Тема гаиләләрен һәм карьераларын балансларга теләгән җәмәгать әгъзалары белән резонанслау өчен булган. Сөйләүчеләр пурушартх тәгълиматының шул темага карый торган кулланылышлары турында сөйләгәннәр.[12] 2013 елда конференциянең темасы , “Вакытсыз Традицияләр: Үткәнне Тәбрикләү, Киләчәкне Үстерү” булган. Кунак чыгыш ясаучылар арасында Хьюстонда Һиндстанның Почётлы Генераль Консулының хатыны Нандита Парватханени, Хариш Парватханени һәм Хьюстон җәмәгатендә мәшһүр юрист Альпана Таккер булган.[13] Чыгышлар күбесенчә киләчәк буыннарда мәдәният һәм традициянең әһәмияте турында булган.

Төньяк Америкада BAPS үзәкләре белән бергә, Хьюстонда BAPS мандир төрле иганәне тәэмин итү өчен ел саен йөреш уздыра. Катнашучылар BAPS Иганә инициативасы һәм локаль бенефициарлар өчен фондлар җыю өчен эшләгәннәр. 2011 һәм 2012 елда, тәңгәл килгән рәвештә 700-дән артык йөрүче катнашкан булган.[14] Процессия Америка Диабет Фонды һәм Стаффорд MSD Белем Бирү Фондына таба барган. 2013 елда, катнашучылар саны 1000-гә кадәр арткан. Бенефициарларга янгын сүндерүчеләр өчен 100 Коткарынып Калганнар Клубы өстәлгән булган.[15]

Ел саен сәламәтлек ярминкәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның апрелендә Стаффорд мандир комплексында BAPS Charities 13-енче ел саен ярминкәсен уздырган.[16] 100 сәламәтлек осталары педиатрия, гинекология, кардиология, офтальмология, теш дәвалау һәм ортопедия даирәләрендә хезмәтләрен тәкъдим иткәннәр. Ел саен сәламәтлек ярминкәсендә күп бушлай хезмәтләр бар, мәсьәлән, сәламәтлекне тикшерү, тешләрне тикшерү һәм күзләрне тикшерү. Алга таба хезмәтләр номиналь бәя өчен тәкъдим ителә. Боларга субсидияле эхокардиограммалар һәм PSA гормон тестлары керә. Тулаем алганда, 1200-дән артык катнашучы 6000 процедура һәм тикшерү аша узганнар.[16]

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Map of Stafford. City of Stafford. 2019-11-07 тикшерелгән. - Linked from this page on the Stafford website 2020 елның 16 октябрь көнендә архивланган. - Based on the location, BAPS is in the extraterritorial jurisdiction but not the city limits
  2. Home. BAPS Shri Swaminarayan Mandir, Houston, TX, USA. 2019-11-07 тикшерелгән. “BAPS Shri Swaminarayan Mandir 1150 Brand Lane Stafford, TX 77477 USA” - Despite the "Stafford, TX" city name, it is outside of the Stafford city limits
  3. 3,0 3,1 Dooley, Tara. "New Hindu temple is dedicated in Stafford." Houston Chronicle. July 26, 2004. Retrieved on May 3, 2014.
  4. 4,0 4,1 Houston Welcomes Lord Swaminaryan, Hinduism Today (1 March 2005). 10 октябрь 2013 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2019-11-12, retrieved 2021-08-13 
  5. Mukundcharan Das, Sadhu (2005). Hindu Rites and Rituals. Ahemadabad, India: Swaminarayan Aksharpith. pp. 7. ISBN 81-7526-356-3. 
  6. Hanna, Kim (2001). Being Swaminarayan: The Ontology and Significance of Belief in the Construction of a Gujarati Diaspora. Columbia University Press. pp. 347–349. 
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Kumar Singh, Nagendra. Encyclopaedia of Hinduism. ISBN 8174881689. 
  8. 8,0 8,1 8,2 BAPS Houston Activities. 3 апрель 2014 тикшерелде.
  9. 9,0 9,1 9,2 Martin, William. Shri Swaminarayan Mandir, TexasMonthly (26 February 2006). 5 октябрь 2013 тикшерелде.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 BAPS (2007). Samipya – A Step Closer To Divinity. BAPS. pp. blank. 
  11. 11,0 11,1 Williams, Jack. Hindu Temple in Stafford is Hidden Treasure, kuhf.fm (9 April 2007). 10 октябрь 2013 тикшерелде. 2014 елның 24 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-24, retrieved 2019-11-12 
  12. 12,0 12,1 BAPS Women’s Conference on Balanced Living, Indo American News (29 March 2012). 11 октябрь 2013 тикшерелде. 2014 елның 23 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-23, retrieved 2019-11-12 
  13. BAPS Hosts Annual Women’s Conference Highlighting Timeless Hindu Traditions, Indo American News (12 April 2013). 11 октябрь 2013 тикшерелде.
  14. BAPS Charities Host Community Walk, Indo American News (24 May 2012). 15 октябрь 2013 тикшерелде. 2014 елның 23 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-23, retrieved 2019-11-12 
  15. BAPS Charities Walkathon Supports firefighters, ADA and Stafford MSD, Indo American News (20 June 2013). 11 октябрь 2013 тикшерелде. 2013 елның 5 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-05, retrieved 2019-11-12 
  16. 16,0 16,1 BAPS Charities Health Fair Promotes Routine Health Check Ups, Indo American News (18 April 2013). 11 октябрь 2013 тикшерелде.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]