Әлфинә Сибгатуллина
Әлфинә Сибгатуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина |
Туган | 5 июль 1962 (62 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | укытучы, әдәбият галиме |
Балалар | улы Ришат, кызы Гөлназ |
Ата-ана |
|
Әлфинә Сибгатуллина, Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина (кыз фамилиясе Задина (Шәехзадина), 1962 елның 5 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау) — төрки телләр һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (2000), профессор (2002), РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре (2005 елдан), РФ ФА А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре (2011 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1962 елның 5 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Карашай-Саклау авылында дүрт балалы колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Таһир, әнисе Наилә, абыйлары Альмир, Илнур, энесе Инсаф. Туган авылы урта мәктәбен аерым билгеле аттестатка (1979), «рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын кызыл дипломга (1984), Казан дәүләт университетында аспирантура (1987—1990) тәмамлаган. Үзе тәмамлаган югары уку йортында рус теле кафедрасында эшкә калдырыла.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында «XIX гасыр татар шигъриятендә шәхес концепциясенең эволюциясе» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (1990) [1], Казан дәүләт университетында «Татар әдәбиятында суфичылык: чыганаклар, тематика һәм жанр үзенчәлекләре» темасына филология фәннәре докторлыгына (2000)[2] диссертацияләр яклаган.
1996 елда «доцент», 2002 елда «профессор» гыйльми дәрәҗәләре бирелгән.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1984 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (2003 елдан университет, 2011 елдан КФУның Алабуга институты): рус теле кафедрасы хезмәткәре, 1994—2002 елларда университет ректорының чит ил студентлары белән эшләү буенча ярдәмчесе. 2002—2005 елларда университетның филология факультеты деканы.
2005 елдан РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре, 2007—2018 елларда РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре[3].
2006 елдан Россия дәүләт һуманитар университетының (рус. РГГУ) Россия-Төркия уку-фәнни үзәге укытучысы[4].
2009 елдан Россия дәүләт һуманитар университетында, 2013 елдан Мәскәү педагогика дәүләт университетында укыта.
2011 елдан РФ ФА А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре[5].
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият белеме, Россия мөселманнары әдәбияты, суфичылык тарихы һәм терминнары, Россия мөселманнарының хаҗга сәяхәте тарихы [6], Россия—Төркия мәдәни бәйләнешләре, төрек теле һәм матбугаты, тюркология, Төркия тарихы, төрки халыклар әдәбияты һ. б.
Татар, рус, төрек, инглиз телләрендә басылган 80 нән артык гыйльми хезмәт һәм мәкаләләр (шул исәптән чит ил журналларында) авторы[7][8].
Халыкара һәм Бөтенроссия фәнни конференцияләрендә даими катнаша. Аның җитәкчелегендә татар, башкорт, фарсы әдәбиятлары буенча кандидатлык диссертацияләре якланган.
Төркия фәнни басмаларының (журналлар) мөхәрририят әгъзасы.
2005 елда кырымтатар шагыйре Кәрим Җаманаклының «Әсәрләр» шигырьләр, фәнни мәкаләләре, истәлекләре җыентыгын төзи.
Габделбари Батталның (1926 елдан Төркиядә Г. Баттал-Таймас) китабын төрекчәдән тәрҗемә итә.
Төрек язучысы Халидә Әдип Адывар тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, монография яза.
Кайбер китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төрекчә сөйләшәбез. Разговариваем по-турецки: Учебное пособие. Казань, 1995.
- Илаһи гашыйклар юлыннан (Суфичылык турында очерклар). К.: Кыйбла, 1999. ISBN 5-296-01949-4
- Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империи на рубеже XIX-XX вв. М.: Исток, 2010. ISBN 978-5-91847-013-8 (рус.)
- Татар дини-суфи әдәбияты. Казан: Казан университеты басмаханәсе, 2013. ISBN 978-5-00019-048-7
- İki İmparatorluk Arasında Rusyalı Müslüman Türkler. Истанбул, 2014. ISBN 978-605-5227-30-2 (төр.)
- Человек на минбаре. Образ мусульманского лидера в татарской и турецкой литературах (конец ХIХ – первая треть ХХ в.). М.: ООО «Садра», 2018.(рус.)
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ире Сибгатуллин Рифкать Гәрәй улы, педагогика фәннәре кандидаты (1991), доцент; улы Ришат; кызы Гөлназ, Ph.Dr. социолингвистика докторы, Амстердам Университеты тарихи тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре.[9],
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сибгатуллина Альфина Тагировна. Концепции личности в татарской поэзии XIX века. Электронная библиотека диссертаций dslib.net(рус.)
- ↑ Сибгатуллина Альфина Тагировна. Суфизм в татарской литературе: Истоки, тематика и жанровые особенности. Научная библиотека диссертаций и авторефератов(рус.)
- ↑ Сотрудники института востоковедения РАН. Сибгатуллина Альфина Тагировна.(үле сылтама) Сайт ИВ РАН(рус.)
- ↑ Преподаватели и сотрудники РГГУ. Сибгатуллина Альфина Тагировна(үле сылтама). Сайт РГГУ(рус.)
- ↑ Сибгатуллина Альфина Тагировна. 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган. Сайт ИМЛИ РАН(рус.)
- ↑ А. Т. Сибгатуллина. Хадж в 1920-е годы: «арабская весна», дипломатические уловки Карима Хакимова и самоизоляция страны Советов. 2022 елның 5 март көнендә архивланган. realnoevremya.ru, 11.09.2016(рус.)
- ↑ Сибгатуллина Альфина Тагировна. Анализ публикационной активности автора. elibrary.ru(рус.)
- ↑ Сибгатуллина Альфина Тагировна. Отдельные статьи за последние годы 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган.. Сайт ИМЛИ РАН(рус.)
- ↑ Сибгатуллина Гөлназ Рифкать кызы. Фәнни Татарстан, 2020, № 2, Б.151
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Д. Х. Гарифуллин). Яр Чаллы: Идел-Йорт, 2000.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сибгатуллина Альфина Тагировна.(үле сылтама) Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ (рус.)
- alfina.sibgatullina. facebook сәхифәсе (рус.)
- Доклад Сибгатуллиной А. Т. на III Международной научной конференции «Архивное востоковедение» «Сарыкамышская операция в свете новых публикаций на турецком языке» (2014). YouTube (видео, 14:53)(рус.)