Әлфинур Галиәкбәрова
Әлфинур Галиәкбәрова | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова |
Туган | 18 апрель 1965 (59 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | икътисадчы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Әлфинур Галиәкбәрова, Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова (1965 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа) — икътисад белгече, галим, Яр Чаллы педагогика университеты ректоры (2018 елдан), 2011—2018 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 елның 18 апрелендә Татарстан АССР Буа шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986).
1986—1989 елларда — Казан дәүләт университетында эшли: укытучы-стажер, икътисад кафедрасы өлкән лаборанты.
1989—1995 елларда — Волгоград физик тәрбия институтының Яр Чаллы филиалы укытучысы.
1995—1999 елларда — Яр Чаллы шәһәре мэриясендә: бүлек мөдире, икътисад буенча вице-мэр.
1999—2011 елларда — ТР финанс министрлыгының казначылык департаменты Яр Чаллы территориаль бүлеге (рус. НабережночелнинскоеТО ДК МФ РТ) башлыгы.
2011—2018 елларда — Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары —финанс идарәсе башлыгы.
2018 елның 13 февраленнән — Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 — «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
- 2005 — Татарстанның атказанган икътисадчысы
- 2015 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[1]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Сирень Галиәкбәров, Чаллы ФСБ идарәсе хезмәт башлыгы[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Признание заслуг. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 18.04.2015(рус.)
- ↑ В ФСБ новый руководитель. 2018 елның 15 сентябрь көнендә архивланган. «Вечерние Челны», 12.04.2006
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. 2018 елның 4 август көнендә архивланган. ЯЧДПУ сайты
- Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. Интернет-портал TatCenter.ru
- Вконтакте сәхифәсе
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 18 апрель көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Буа районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Вуз укытучылары
- Икътисадчылар
- Ректорлар
- Шәхесләр:КамАЗ
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары