Эчтәлеккә күчү

Эстуарий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эстуарий latin yazuında])
Эстуарий
Сурәт
 Эстуарий Викиҗыентыкта

Эстуарий (лат. aestuariumсу басу нәтиҗәсендә су астында калучы елга тамагы) — формасы белән бүрәнкәгә охшаган, диңгезгә таба киңәюче бер тармаклы елга тамагы[1]. Эстуарийга беренче аңлатманы 1951 елда Б. Х. Кетчам биргән.

Экс елгасы эстуарие. Бөекбритания

Елга тарафыннан диңгезгә алып чыгылган калдыклар (утырымнар, юшкыннар) диңгез агымнары яки диңгездә су күтәрелеше нәтиҗәсендә юкка чыгып бару шартларында һәм диңгезнең елга тамагына терәлеп торган өлешенең тирәнлеге зур булганда эстуарий барлыкка килә.

Эстуарийлар төрле урында, тигезлекле, шулай ук таулы урыннарда да барлыкка килгән. Амазонка (эстуарий елганың дельтасыннан соң башлана), Изге Лаврентий култыгы, Темза, Эльба, Днестр, Енисей (Енисей култыгы), Обь (Об култыгы), Амур (шулай ук Амур лиманын төчеләндерә) һ. б. бик күп елгаларда эстуарийлар бар.

Елга үзәненең түбән өлешен су басу нәтиҗәсендә дә ясала. Дулкыннар тәэсирендә, елга күтәрелеше яки диңгездә су күтәрелеше тәэсирендә үзгәреш кичерә.

Эстуарийның капма-каршысы — елга дельтасы. Дельта — берничә тармакка бүленгән елга тамагы. Нил, Идел, Дунай, Нева, Амазонка, Лена кебек елгалар тамагында классик дельталар урнашкан.

Парана елгасы эстуарие Ла-Плата. Буэнос-Айрес тирәсе. Аргентина. Космостан күренеше.

Кайбер эстуарийлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «эстуарий»