Хуан Карреньо де Миранда
Хуа́н Карре́ньо де Мира́нда (испан телендә: Juan Carreño de Miranda; 1614 елның 25 марты, Авилес — 1685 елның 10 марты, Мадрид) — барокко чоры испан рәссамы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Астуриядә, Авилеста туган, шул ук исемле рәссамның улы. 1620-нче еллар ахырында Мадридта Педро де Лас Куэвас һәм Бартоломе Роман өйрәнчеге буларак белем алган. Килеп чыгышы буенча аксөяк булып, король сарай янының эчке структурасын һәм психологиясен яхшы аңлаган.
1669 елда Миранда сарай яны рәссамы итеп билгеләнгән булган. 1671 елда – баш сарай яны живописецы итеп. В правлениеКарлос II хөкемендә ул Филипп IV янында Веласкес уйнаган рольгә аналогик роль уйнаган.
Иҗады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Король хезмәтенә кергәнче, күбесенчә дини живопись жанрында ясаган. Прадода аның гадәти булмаган чагылдыручанлык нәзек һәм сиземле Венециан манерасы белән кушылган “Изге Себастьян”ы (1656) һәм шулай ук соңрак охшаш манерада ясалган “Мәрьям Кыз тәрбиясе” саклана. Аның испан король гаиләсенең портретлары документаль характерга ия. Аларда Веласкесның кырыс тыйнаклыгы белән элегантрак һәм дөньявирак ван Дейк манерасы кушыла. Шул ук вакытта йөзләр бик җентекләп ясалган. Карреньо де Миранданың әсәрләре бөек алдан килүчесенә котылгысыз бәйсезлеген күрсәтә. Бу күбесенчә Веласкестан алынган кайбер тышкы алымнарда чагыла, бу, мәсәлән, “Маркиза Санта-Крус портреты” яки “Графиня Монтерей портреты” кебек хатын-кыз портретларында чагыла. Әмма Карреньо эшләрендә шулай ук Рубенс һәм ван Дейк иҗаты йогынтысы күренә. Бу йогынты рәссамның ир-атларның портретларында чагыла, мәсәлән, “Пастрана герцогы портреты”нда (1666—1670; Прадо). Затлырак шәхесне – король Карл II-не сурәтләүче картиналарны исә Карреньо әзрәк “инглиз” иреклеге белән Антонис Мор тарафыннан әле салынган традицияләргә мөрәҗәгать итеп яза.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Королева - ана Марианна Австрияленең траурда портреты, 1669, Прадо
-
Карл II портреты
-
Үкенүче Мария Магдалина, Сан-Фернандо Король нәфис сәнгать академиясе, Мадрид
-
Графиня Монтеррей портреты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Record #54420610 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ 2,0 2,1 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ 3,0 3,1 http://vocab.getty.edu/page/ulan/500006711
- ↑ 4,0 4,1 https://rkd.nl/explore/artists/15584
- ↑ Juan Carreño de Miranda
- ↑ 6,0 6,1 Encyclopædia Britannica
- ↑ 7,0 7,1 https://en.isabart.org/person/132636
- ↑ RKDartists
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ https://www.britishmuseum.org/collection/term/BIOG22079
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 12,0 12,1 https://www.britannica.com/biography/Juan-Carreno-de-Miranda
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/carreno-de-miranda-juan-1
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/