Фәлистыйн
Фәлистыйн | |
Сүзгә-сүз тәрҗемә | فلسطين |
---|---|
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт |
Исраил Фәләстыйн[d] Үрдүн |
Сәгать поясы | UTC 02:00 һәм UTC 03:00 |
Урын | Алгы Азия |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d] |
Кулланылган тел | гарәп теленең Көньяк Левант диалекты[d] һәм Фәләстыйн яһүд-арами теле[d] |
Кайда өйрәнелә | Фәләстыйн тикшеренүләре[d] һәм Фәләстыйн җирләре һәм археологиясен өйрәнү[d] |
Тематик география | Фәләстыйн географиясе[d] |
Феноменның демографиясе | Фәләстыйн демографиясе тарихы[d] |
Моңа өлешчә туры килә | Исраил |
Фәлистыйн Викиҗыентыкта |
Фәлистин яки Фәләстыйн[1] (гарәп. فلسطين) — Газзә Секторы, Исраил, Голан биеклекләре, Иордан елгасының Көнбатыш яры, Үрдүн, Лөбнан өлеше һәм Сүрия өлешендә урнашкан Якын Көнчыгыш тарихи төбәге. Гадәттә Синай ярымутравы аерым географик өлкә булып санала.
Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа секторында урнашкан административ оешма.
Исем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәлистин атамасы фәлистинннәр дигән кабилә исеменнән килеп чыккан. Фәлистиннәр чыгышы турында әлегә дә бәхәсләр баралар.
1177 б.э.к. елда диңгез халыклары пеласглар Ханаан шәһәрләрен - Ашкелон, Ашдот, Гат, Газа - басып алалар һәм җирле халык ханаанейләр белән кушылып фәлистин халкын булдыра.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ханаан
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]3 б.э.к. меңьеллыкта Фәлистин - Ханаан җирендә ханааней кабиләләре торганнар.
XIII б.э.к. гасырда диңгез халыклары Ханаан илен басып ала, җирле халыклар белән кушылу нәтиҗәсендә фәлистиннәр килеп чыга.
Исраил патшалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XI б.э.к. гасырда борынгы яһүди кабиләләр Исраил патшалыгына нигез салалар.
930 б.э.к. елда бердәм Исраил патшалыгы - Исраил патшалыгына (722 б.э.к. елга кадәр) һәм Яһүд патшалыгына (586 б.э.к. елга кадәр) таркала.
Эллинистик дәүләтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Соңрак Фәлистин Ахәмәнид дәүләте тарафыннан басып алына һәм Птолемей, Селевкид эллинистик дәүләтләренә керә (1-2 б.э.к. гасырда).
Рим империясе. Византия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]63 елдан Фәлистин Рим империясе тарафыннан басып алына, империянең Фәлистин виләяте булып тора, Яһүдия, Самария, Галилея, Перея өлкәсенә бүленә.
395 елдан Византиягә керә.
132 елда Бар-Кохба күтәрелешен бастырганнан соң римлылар яһүдләр күпчелеген куалар һәм Яһүдия дигән виләяткә "Сүрия Фәлистин" яңа исемен бирәләр. Яһүдләр Яһүдиядән Галилеягә җибәрелгән булган.
614 елда Фәлистин Фарсы иле тарафыннан басып алына һәм Сасанидлар империясенә керә.
629 елда Византия императоры Ираклий Фарсы илен җиңеп зур тантаналар белән Иерусалим шәһәренә керә.
636 елда гарәпләр Византияне җиңеп Фәлистин җирен басып ала.
Гарәпләр хакимлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Басып алу (638—660 );
- Омейядләр хакимнәр нәселе (661—750);
- Аббасидлар хакимнәр нәселе (750—969);
- Фатыймидлар хакимнәр нәселе (969—1099).
Төрле империяләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тәре йөртүчеләрнең һөҗүмнәре (1099—1516)
- Госман империясендә (1516—1917)
- Британия мандаты астында (1920 - 1947)
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Сан-Ремо шәһәрендә узган конференциядә Бөекбритания Фәлистин белән идарә итү мандатын алуны ирешә.
- 1948 Исраил дәүләтен булдыру. Киләсе көндә җиде гарәп иле Мисыр, Сүрия, Лөбнан, Трансиордания, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Йәмән Исраилгә һөҗүм итә, Беренче Гарәп-Исраил сугышы башлана.
- 1967 Алтыкөнлек сугыш, Фәлистин Исраил тарафыннан басып алыну
Фәлистин гарәп дәүләтен булдыру өчен көрәш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елда Фәлистинне азат итү оешмасы барлыкка килә, ул Исраилгә каршы террористик ысуллар да кулланган.
2012 елда БМО Гомуми Ассамблеядә тавыш бирү нәтиҗәсендә (138 - риза, 9 - каршы, 41 - тавыш бирми калды) Фәлистингә БМОда дәүләт-күзәтүче статусы бирелә.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәлистыйнлыларның 93 % ы — мөселманнар, аларның күбесе — исламның сөнни тармагына иярүчеләр, азчылыгы — әхмәдиячеләр һәм 15 % ы — мәзһәбләргә карамаган мөселманнар. Фәләстыйн христианнары 6 % тәшкил итә, азчылык дини җәмгыятьләр, шул исәптән друзлар һәм самаритяннар бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гарәп телендә فلسطين дип языла, гарәпләр аны "Филәстыйн" дип укыйлар (биредә калын "т" авазы кулланыла). Татар телендә замана таләпләрен исәпкә алып, Фәлистин һәм "Фәләстыйн" ("Фәләстыйния), һәм "Филәстыйн" ("Филәстыйния") вариантларын да кулланырга мөмкин.