Урал Латыйпов (1951)
Урал Латыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Урал Рамдрак улы Латыйпов |
Туган | 28 февраль 1951 (73 яшь) Яңа Катай, Бакалы районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Белоруссия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | юрист, профессор |
Бүләк һәм премияләре | Халыклар дуслыгы ордены (Белоруссия) |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр докторы[d] (1993) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Урал Латыйпов (Урал Рамдрак улы Латыйпов; белор. Урал Рамдракавіч Латыпау) – Белоруссиянең тышкы эшләр министры (1998 – 2000), Белоруссия президентының администрациясе башлыгы (2001 - 2004), юридик фәннәр докторы (1993), профессор (1994), полковник (1991).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 28 февралендә Башкортстан АССРның Бакалы районы Катай авылында туган.
Казан дәүләт университетынынң юридик факультетын кызыл дипломга (1973) һәм ССРБ КГБ югары курсларын (1974, Минск) тәмамлый.
Һөнәри үсеш баскычлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1974 – 1989 елларда КГБ органнарында эшли.
- 1989 – 2004 елларда – Белоруссиянең милли иминлек институты башлыгының фәнни эшләр буенча урынбасары, махсус фәннәр кафедрасы башлыгы.
- 1994 елдан – Белоруссия президентының ярдәмчесе.
- 1995 елдан – Белоруссия президентының секретариаты башлыгы – президентның беренче ярдәмчесе[1].
- 1998 елның декабреннән – Белоруссия премьер-министры урынбасары – тышкы эшләр министры . 1999 елда Беларусь белән Көнбатыш илләре арасын яхшырту өчен махсус программа төзи.
- 2000 елдан – Белоруссия президентының милли иминлек буенча ярдәмчесе – Белоруссия куркынычсызлык советының дәүләт сәркатибе[2].
- 2001 – 2004 еллар – Белоруссия президентының администрациясе башлыгы.
- 2003 елдан Белоруссиянең ат спорты федерациясе башлыгы.
- 2006 елдан – «Лукойл – Беларусь»нең консультатив советы рәисе.
- 2009 елдан - «Директ Менеджмент» компаниясе башлыгы, «Горбушкин двор» сәүдә комплексы идарәчесе.
- 2014 елдан ЯАҖ «Альфа - Банк»ның күзәтүчеләр советында бәйсез директор[3].
Халыкара хокук буенча хезмәтләре бар.
Инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның маенда Казан дәүләт университетында ачык лекция укый: «Бәйсез дәүләтләр берлеге: үткәне, бүгенгесе, киләчәге», «ССРБ дан соң киңлектә дәүләтара бәйләнешләрнең оештыру - хокукый төрләре (Беларусь белән Русиянең союздаш дәүләте, ЕврАзЭС[4]»
Урал Латыйпов: “Казан университетында уку кызык иде. Җәйләр буе төзелеш отрядында булдык. Мин үзем авылдан. Укырга кергәнче Казанда булганым юк иде, урысчам да мактанырлык түгел иде. Барысына да монда өйрәндем, шул исәптән французчага да. Берсүзсез, университет минем тормышымда зур урын тота.”[5]
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халыклар дуслыгы ордены (Белоруссия) белән бүләкләнгән (2005)[6].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Jesse Russell , Ronald Celm. Латыпов, Урал Рамдракович. М., 2013. ISBN 978-5-5097-2027-7
http://dossier.bymedia.net/index.php?option=com_apressdb&view=person&id=961 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ указ Президента № 273 15.07.1995
- ↑ Белоруссия президенты указы № 623 27.11.2000
- ↑ http://www.alfagroup.ru/press-(үле сылтама) centre/news/top-stories/?id=8070
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-25
- ↑ К(П)ФУ сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-25
- ↑ Башкортостан (энциклопедия)