Төркиядәге хәрби фетнә (2016)
Төркиядәге хәрби фетнә | |||
Төркия харитасы | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Әрдоган тарафдарлары җиңә (әлегә) | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Гомум югалтулар | |||
| |||
Төркиядәге хәрби фетнә яки Төркиядәге хәрби түнтәрелеш омтылышы — 2016 елның 15-16 июле төнендә Төркиядә төрек хәрбиләренең бер төркеме хәрби түнтәрелешне үткәрергә омтыла.
Хәрби түнтәрелеш барышында фетнәчеләр Әнкарада һәм Истанбулда берничә стратегик объектларны үл кулына ала, ләкин түнтәрелеш омтылышы уңышсыз булып чыга.
Хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында фетнә иткән гаскәрләр Истанбул һәм Әнкара халыкара һава аланнарын, Әнкарада хакимлек итүче фирканең бинасы, күперләр, төрле дәүләт оешмаларын алган дип белдерелгән.
Төркия кораллы көчләренең Гомуми штабы үз кулына хакимият күчүе һәм Төркия рәсми хөкүмәтен хакимияттән читләштерү хакында белдергән. Илдә хәрби хәл игълан ителгән.
Шулай ук Милли күзләү оешмасының бинасында янгын хакында белдерелә. Танклар Әнкарада парламент бинасын тупка тота.
Берьюлы президент Рәҗәп Таййип Әрдоган тарафдарлары Әнкара һәм Истанбул урамнарына чыгып фетнәчеләргә каршылык күрсәтә.
Болгария, Иран һәм Гөрҗистан белән чикләре ябылган.
Фетнә барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлегә мәгълүмат тикшерелә
Фетнәчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җиңгән якның белдерүләре буенча хәрби фетнә Төркия гаскәренең урта буыны - хәрби прокурор һәм 46 әфисәр тарафыннан оештырылган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.azatliq.org/a/27860984.html Төркиядә гаскәр фетнәсеннән соң Эрдоган чистартулар игълан итә