Эчтәлеккә күчү

Тире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тире latin yazuında])
Тире
Сурәт
Кайда өйрәнелә тиребелем[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие кожи[d]
Нәрсәгә тоташа подкожная бурса[d]
Һәштәге skin[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C12470
 Тире Викиҗыентыкта

Тире (лат. cutis) — кешенең яки хайваннарның тән катламы[2] — катлаулы биологик әгъза[3]. Биологиядә — умырткалы хайваннарның тышкы катламы.

Тире организмга чит матдәләр һәм җисемнәр, башка организмнар, артык дымның үтеп иңүеннән һәм механик зарарланудан саклый. Тиренең тән температурасын көйләү, кибүдән саклау кебек организмны саклау функциясе бар. Тире матдәләр алмашу процессында катнаша. Тиредә бик күп сизү рецепторлары урнашкан (авырту, температура, басым). Тире зурлыгы буенча иң зур әгъза[4]. Зур кешенең тән япмасы мәйданы 1,5—2,3 м2 җитә[5], массасы буенча 4-6 %, ә гиподерма белән гомуми массаның 16-17 % тәшкил итә[6].

Гадәттә кеше органнарын санап киткәндә тән тиресен оныталар. Ә тән тиресе иң зур сизү органы бит. Олы кешеләрдә аның мәйданы 1,7-2,3 м2 га җитә, авырлыгы — 2-3 кг. Ул берьюлы берничә функцияне үти. Тән тиресе безнең гәүдәбезнең тышчасы гына түгел, ул организмны күп төрле куркынычлардан да саклый. Саклау функциясе шуннан гыйбарәт: тире өслеге зыянлы матдәләргә, ультрашәмәхә нурларга, төрле авыру чыгаручы микробларга организмга каршылыксыз-нисез үтеп керергә мөмкинлек бирми. Тире үзенә күрә бер төрле кием кебек, бик җылы булмаса да, бераз салкыннан саклый. Ул бик сизгер сизү органы булып санала. Аның башка бурычлары —терморегуляция (тән температурасын нормаль хәлдә саклау), организмны чистарту (тир һәм май бүлеп чыгару, ә алар белән бергә төрле зыянлы матдәләрне дә), сулыш алу (тире кислородны йота һәм углекислый газ бүлеп чыгара). Болардан кала тире кояш нурлары тәэсирендә О витаминын эшләп чыгара һәм май катламында организмның энергетик запасын туплый. Тиредә 1 литрга якын кан җыелырга мөмкин, шуның өчен аны «кан депосы» дип тә йөртәләр. Менә шуның өчен дә ул, тормышны саклап калу өчен, йөрәк яки баш мие кебек үк кирәк.

Тән тиресе ике кат булып урнашкан һәм кан тамырлары белән тәэмин ителгән. Аның төзелешен микроскоп аша карасаң, тышкы бик юка тире өслеге астында (эпидермис) калынрак тире катламын күрергә мөмкин.

Аның калынлыгы 1-2 мм. Монда төк тамырлары, кечкенә бизчекләр һәм бик күп санлы төрле сизгер тәнчекләр урнашкан. Бу тәнчекләр нервлар буенча баш миенә ашыгыч хәбәр җибәреп тора: берәүләре авырту турында, икенчеләре җылылык, салкынлык, тәнгә кагылулар турында хәбәр итә.

Организмны һәртөрле күңелсезлекләрдән үз вакытында саклап калу өчен, баш мие җавап карар кабул итә һәм аның үтәлешен тикшереп тора.

Төнлә дә, көндезен дә, эсседә дә, суыкта да безнең гәүдә эчендәге температура үзгәрешсез кала диярлек. Бу хакта безне урап алган тирәлеккә җылылык бирүне көйләп торучы тән тиресе кайгырта. Мондый көйләүнең бер ысулы — «өске кат»та урнашкан кан тамырларының кысылуы һәм киңәюе. Алар киңәйгән чакта кан тамырлары буйлап җылы кан ага.

Тән тиресе җылына да тирә-якка җылыны күбрәк бирә башлый. Шул ук кан тамырлары бик нык кысылган вакытта канның бөтенесе диярлек «аскы кат»тагы тамырлар буйлап кына ага һәм тире суына, шунлыктан организмның җылылыкны югалтуы түбәнәя. Эссе вакытта тир бүлеп4^ чыгара торган бик күп санлы кечкенә бизчекләр эшкә тотына. Тир кечкенә көпшәләр буйлап тире өстенә чыга да, парга әйләнеп, тәнне суыта. Тән тиресе астында бөтенләй диярлек май тулган күзәнәкләр катламы бар. Бу—тире астындагы клетчатка. Шулай ук ул да организмны саклауда катнаша. Аерым урыннарда аның калынлыгы берничә сантиметрга җитәргә мөмкин. Ул безне төрле бәрелү-сугылулардан саклый.

Калынлыгы миллиметрның унынчы өлеше кадәр генә булса да, тиренең өске катламы да зур саклагыч әһәмияткә ия. Ул суны да, анда эрегән матдәләрне дә үткәрми. Өске катлам зарарланган булса гына, йогышлы & авыру микроблары аның аша үтеп керә ала. Бу катлау кояш нурларын начар тоткарлый һәм кояшта бик тиз пешәргә мөмкин. Ләкин шунысы яхшы, тиренең өске катламының аерым үзенчәлеге аркасында, тире кояшта карала да ультрашәмәхә нурларны бик нык тоткарлый. Әгәр кояш ваннасы артык озакка сузылмаса, ультрашәмәхә нурлар, тире өслеге күзәнәкләрен ярсытып, аларны тизрәк үсәргә һәм үрчергә мәҗбүр итәләр. Күзәнәкләрнең бер өлешенең эчендә кечкенә пигмент бөртекләр зурая башлыйлар да кайчагында бөтен күзәнәкне диярлек тутыралар. Менә шулар тәнне тоташ каралталар да инде. Бу каралык ультрашәмәхә нурларның тирегә тирән үтеп керүенә комачаулый.

Тиредә өч төрле бизләр — май, тир, һәм сөт бизләре яшеренгән, һәрбер квадрат сантиметрга 15 май бизе урнашкан. Май бизләре уч төбендә һәм табан астында гына юк. Бу бизләр тиредән суны этәрү, тирене һәм чәчләрне майлау һәм гомумән тире бозылмас өчен кирәкле май эшләп чыгаралар.

Тир бизләре тирән дермада — тиренең эпидермисы астында урнашкан тоташтыргыч тукыма өлешендә булалар. Кешедә алар 2 млн нан артык, һәр квадрат сантиметрда 100 биз була. Тир бизләре көн саен 700 мл тир : бүлеп чыгара. Ирләр 29 градус җылыда, ә хатын-кызлар 32 градуста тирли башлый. Физик эш эшләгәндә, акыл киеренкелеге булганда, дулкынланганда, эссе көннәрдә тир бик күп бүленеп чыга. Башта тир стериль була, тик анда микрорганизмнар тиз үрчи һәм юылмаган тәннән ис килә башлый, шуңа күрә тәнне чиста тоту зарур. Сөт бизләре нормада икәү була. Биз 15-20 өлештән тора. Сөт юллары биз очына җыелып, 8-15 тишем белән имчәккә ачылалар. Сөт бизләре башлангыч хәлендә ирләрдә дә бар. Тик хатын-кызларда гына алар җенси җитлегү чорында үсеп китәләр. Тән тиресе—безнең ышанычлы сакчыбыз. Аны саклагыз. Тәнегезне чиста тотыгыз. Киселгәндә һәм имгәнгәндә тиешле саклану чараларын күрегез.

Кешенең эпидермис һәм тире дерма төзелеше.

Тән япмасы эпидермис, дерма һәм тире асты май клетчаткасыннан тора (гиподерма).

  • Эпидермис биш кат эпидермаль күзәнәкләрдән тора. Бу катламда мөгез тәңкәләр, каурыйлар, тырнаклар, тояклар, куыш мөгезләр, төкләр барлыкка килә. Тирегә төс тапшыручы пигмент күзәнәкләре, күп санлы бизләр эпидермиста урнашкан. Бүленүче күзәнәкләр эпидермисның аскы өлешен барлыкка китерә. Өске өлештә күзәнәкләр үлә һәм акрынлап чыга.
  • Дерма, ягъни чын тире. Бу катламда капиллярлар, нерв төеннәре, кан һәм лимфа тамырлары, чәч төбе, тиренең мөгез катламы, май һәм тир бизләре урнашкан.
  • Гиподерма ягъни тире асты клетчаткасы — тиренең иң төптәге катламы. Бу катламда организм запаска калдырган май кузәнәкләре була. Май катламы тышкы тәэсирдән саклый һәм җылылык тота.
  1. (3) #skin - Twitter Search / Twitter
  2. Кожа в толковом словаре Ожегова. С. И. Ожегов, Н. Ю. Шведова. 1949—1992.
  3. Кожа в статье Малой медицинской энциклопедии. — М.: Медицинская энциклопедия. 1991—96 гг. на dic.academic.ru
  4. Быков, 2001
  5. Самусев, Липченко, 2002
  6. Медицинская энциклопедия.