Татьяна Воропаева
Татьяна Воропаева | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Татьяна Васильевна Воропаева |
Туган | 17 апрель 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | укытучы, район башлыгы, депутат |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган укытучысы |
Татьяна Воропаева, Татьяна Василий кызы Воропаева (рус. Татьяна Васильевна Воропаева, 1954 елның 17 апреле, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск) ― Татарстанның мәгариф, хуҗалык һәм сәяси эшлеклесе, 2009―2014 елларда Зәй районы башлыгы, 2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы («Бердәм Россия» фиркасеннән) депутаты. Татарстанның атказанган укытучысы (2003), халык мәгарифе отличнигы (1996).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 17 апрелендә Куйбышев (1992 елдан Самара) өлкәсе Жигулёвск шәһәрендә туган. Татьянага 4 яшь булганда, әти-әнисе Татарстан АССРга, ул вакытта Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булган Зәй ДРЭСы төзелешенә күчеп килгән [1].
1971―1972 елларда Зәй шәһәре «Дружная семейка» балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус бүлеген тәмамлаган (1976).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1976―1978 елларда ― АДПИ ВЛКСМ комитетының азат ителгән сәркатибе.
1978 елдан ВЛКСМның Зәй район комитетында: өченче, икенче, беренче сәркатип.
1985―1994 елларда Зәй урта һөнәри-техник училищесында (1994 елдан 86нчы һөнәри лицей, 2008 елдан политехника көллияте) тарих укытучысы булып эшли.
1994―2002 елларда ― 86нчы һөнәри лицейның (2008 елдан политехника көллияте) (беренче) директоры. Укытучы, соңрак директор хезмәте өчен дәүләт бүләкләре алган.
2002―2004 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте аппараты җитәкчесе.
2004―2006 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2006―2009 елларда – Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2009―2014 елларда – Зәй районы һәм Зәй шәһәре башлыгы (2008 елның 29 ноябреннән в. б.)[2].
2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3]. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
Хәйриячелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1999 елдан – «СМП-Нефтегаз» ААҖ компаниясе төркеме (Әлмәт шәһәре) каршында эшләп килүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы советы җитәкчесе[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 – халык мәгарифе отличнигы
- 2003 – Татарстанның атказанган укытучысы
- 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2008 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2009 – «Ватанга һәм бурычка тугърылык өчен» медале
- 2009 – «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (РФ Саклану министрлыгы)
- 2012 – «Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале
- 2019 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале [5]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә, ире Краснодар краеннан. Ике баласы: улы, фән кандидаты; кызы, аспирантура тәмамлаган [6].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зинаида Горбункова. Воропаева Татьяна Васильевна. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 93-94нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татьяна Воропаева: Я с детства была лидером по духу. tatcenter.ru, 20.03.2009(рус.)
- ↑ Заинский район РТ возглавила Татьяна Воропаева. Татар-информ, 29.11.2008
- ↑ Воропаева Таьяна Васильевна. 2021 елның 10 август көнендә архивланган. Официальный сайт Госсовета РТ
- ↑ ТРОБО «Яз»
- ↑ Зампредседателя комитета Госсовета по социальной политике Татьяна Воропаева награждена за заслуги перед РТ. Реальное время(рус.)
- ↑ Татьяна Воропаева. tatcenter.ru
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Наши известные выпускники. Воропаева Татьяна Васильевна. 2021 елның 10 август көнендә архивланган. kpfu.ru(рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Ринат Фәрдиев 1998―2008 |
Зәй районы башлыгы 2009—2014 |
Аннары: Рәзиф Кәримов |
Валериан Некратов (1992—1993) • Рәшит Хәмәдиев (1993—1998) • Ринат Фәрдиев (1998—2008) • Татьяна Воропаева (2009 — 2014) • Рәзиф Кәримов (2014 — х. в. ) |
- 17 апрель көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Жигулёвскида туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Укытучылар
- Район башлыклары
- Татарстанның атказанган укытучылары
- Татарстан Дәүләт Советы депутатлары
- Бердәм Русия фиркасе әгъзалары