Танылмаган дәүләтләр
Внешний вид
Танылмаган дәүләт — барлык дәүләтчелек үзлекләренә (халык, территорияне контроль астында тоту, хокук һәм идарә системасы, суверенитет) ия булган, ләкин БМО әгъзаларының тануы булмаганга, бер-берсен танучы, ләкин БМО әгъзалары кабул итмәгән башка дәүләтләрнең хокук кырында гына халыкара хокук субъекты була алучы дәүләт оешмасы.
Өлешчә танылган дәүләт — БМОга керүче барлык дәүләтләрнең дә тануы булмаган, шул рәвешле үзләрен танучы дәүләтләр (БМО әгъзалары яки үзләре кебек үк танылмаган яки өлешчә танылган дәүләтләр) хокук кырында халыкара гына хокук субъекты була алучы дәүләт оешмасы.
Танылмаган һәм өлешчә танылган дәүләтләр исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үз территорияләрен контроль астында тотучы өлешчә танылган дәүләтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абхазия e Көньяк Осетия – Кавказ таулары һәм Кара диңгез арасында урнашкан. Гөрҗистан Конституциясе буенча ул Гөрҗистан эчендәге автоном җөмһүрият булып тора.1992 елдан башлап Абхазия — фактик буларак мөстәкыйль дәүләт. 2008 елда Абхазиянең мөстәкыйльлеге ике БМО әгъзасы (Россия һәм Никарагуа) тарафыннан кабул ителә.
- Косово – Балкан ярымутравында урнашкан. Сербия Конституциясе буенча Косово Сербиягә Автоном Косово һәм Метохия төбәге буларак керә. 2008 елда хәзерге вакытта 62 дәүләт тарафыннан танылучы бәйсезлек игълан ителә.
- ТКТҖ – Кипрның төньягында урнашкан. 1974 елда төрек гаскәрләренең Кипрга керүеннән соң барлыкка килә. Бәйсезлеген 1983 елда игълан итә. 2004 елда бу территория рәсми рәвештә Кипр Җөмһүриятенең бер өлеше буларак АБга кертелә. Төркия тарафыннан кабул ителә.
- Көньяк Осетия – Кавказ тауларының көньяк янтыгында урнашкан. Гөрҗистан Конституциясе буенча ул Гөрҗистанның берничә районына керә. 1991 елда ул 2008 елдан ике БМО әгъзасы (Россия һәм Никарагуа) тарафыннан танылган фактик бәйсезлеккә ия була.
Территорияләренең бер өлешен контроль астында тотучы өлешчә танылган дәүләтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сахара Гарәп Демократик Җөмһүрияте – 49 ил тарафыннан кабул ителә, Африка берлеге әгъзасы. Территориясенең зур өлеше Марокко контроле астында.
- Фәләстыйн – 97 ил тарафыннан кабул ителә. Ике өлештән тора – Иордан елгасының көнбатыш яры һәм Газа секторы. Газа секторының хакимияте беркем дә танымаган ХАМАС кулында.
- Кытай Җөмһүрияте (Тайвань) – Тайвань утравын һәм тагын берничә утрауны контроль астында тота. 1949 елдагы Кытайда гражданнар сугышыннан соң ул БМОдагы урынын 1971 елның 25 октябрендә БМО резолюциясе нигезендә КХҖ файдасына югалта. Бүгенге көндә 23 дәүләт тарафыннан таныла.
Үз территорияләренең зур өлешен контроль астында тотучы танылмаган дәүләтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]СССРның элекке территорияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Приднестровье Молдован Җөмһүрияте (1990 елдан) — Молдовада игълан ителгән танылмаган дәүләт. Көнчыгышта Украина белән, көнбатышта Молдова белән чиктәш.
- Таулы Карабах Җөмһүрияте (1991 елдан) — элеккеге Таулы Карабах Автоном Өлкәсе һәм аңа терәлеп торган Азәрбайҗанның Шаумян районы чикләрендә урнаша.
- Сомалиленд (1991 елдан). Сомалиның төньяк-көнбатышында урнашкаан. 1991 елның май аенда төньяк кабиләләр Сомалиның 18 районыннан 5 сен алып торган Бәйсез Сомалиленд Җөмһүриятен игълан итәләр.
Өлешчә танылган дәүләтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әрмәнстан Пакистан тарафыннан Таулы Карабах аркасында танылмый.
- Исраилне Мисыр, Үрдүн, Төркия һәм Азәрбайҗаннан тыш барлык гарәп һәм мөселман дәүләтләре кабул итми.
- Кипр Төркия тарафыннан танылмый.
- КХҖ Тайваньне танучы илләр тарафыннан танылмый.
- Корея Халык Демократик Җөмһүриятен Корея Җөмһүрияте һәм Япония танымый.
- Корея Җөмһүриятен КХДҖ танымый.