Рәдиф Зарипов
Рәдиф Зарипов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Рәдиф Рәлиф улы Зарипов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2004 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар |
гитара, баян |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар | |
Бүләкләр | |
https://vk.com/idradi |
Рәдиф Зарипов, Рәдиф Рәлиф улы Зарипов (1983 елның 26 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Малаяз) – җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, композитор, 200дән артык җыр авторы, Башкортстанның атказанган артисты (2022).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елның 26 августында БАССР Салават районы Малаяз авылында туган. Әтисе Рәлиф, әнисе Сәрия, сеңлесе Гөлсинә. Әти-әнисе Малаязда яши. Җырлау сәләте әтисе ягыннан – Рәҗәп бабасыннан күчкән. 1-7 классларны Нәсибашта, 8-9 классларны Малаязда укыган[1]. Балачактан ук җырчы булачагын белә, кечкенәдән үк аны төрле бәйрәмнәрдә җырлатканнар. 9 классны тәмамлап, сәнгать юлыннан китә. Уфа сәнгать училищесының вокал кафедрасын тәмамлагач (БР халык артисты Ф. Г. Нугуманова классы, 2004), Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керә, әмма ярты елдан, бу юнәлешнең үзенеке түгел икәнен аңлап, әлеге уку йортыннан китәргә була [2]. Башкорт филармониясе каршында эшләп килгән эстрада-фольклор «Караван-сарай» ансамбленә яшь вокалистлар кирәк дигән белдерүне ишеткәч, кастингка бара һәм 36 кеше арасыннан сайланып, икенче көнне үк концертлар белән чыгып китә. Бер елдан Казанга килеп, Казан дәүләт мәдәният институтына (Салават Фәтхетдинов кафедрасына) укырга керә. Укыганда бер сезон Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлап йөри. Гаиләдә беренче кызлары тугач, Казаннан Уфадагы институтка күчерүләрен сорый. Анда «опера театры солисты» белгечлеге белән бергә, «педагог-вокалист» белгечлеге дә ала. Әмма укытучы булмый, күңеле сәхнәгә, эстрадага тартыла, җырлар яза, җырлый. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында җиңү яулавы (2005) популярлык алып килгән. Кайбер танылган җырлары: «Яннарымнан китмә», «Кемнәр керде арага», «Син кирәксең миңа» һ. б.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 – «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсы лауреаты
- 2022 – Башкортстанның атказанган артисты[4]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Земфира Байбулдина, Башкортстанның атказанган артисты. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында катнашканда танышканнар (З. Байбулдина – әлеге конкурсның сәнгать җитәкчесе). 2005 елның декабрендә никах укытканнар. Өч бала үстерәләр: Камилә, Нурсолтан, Сафия[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Радиф Зариопов - самородок из Насибаша
- ↑ Зарипов Радиф Ралифович
- ↑ Татарский певец Радиф Зарипов — слушать песни и смотреть клипы, archived from the original on 2022-08-30, retrieved 2022-08-30
- ↑ Венер Исхаков. Һынауҙарҙан ҡанат нығытып. Шоңкар, 24.03.2022
- ↑ Зоя Солошина. Земфира Байбулдина: “Түләүле яхшы клиникаларга йөрдем, әмма авыру бала туасын беркем дә алдан әйтмәде”. Шәһри Казан, 16.02.2019
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лилия Йосыпова. Балабыз тормышка карашны үзгәртте. «Ирек мәйданы», 18.08.2022, 7нче бит.
- Венер Исхаков. Һынауҙарҙан ҡанат нығытып. «Шоңкар», 24.03.2022 (башк.)
- Гөлназ Вәлиева. «Буш вакытымны җыр язып уздырам». «Сәхнә», 15.06.2020