Пётр Славен
Пётр Славен | |
лат. Pēteris Slavens | |
Туу датасы | |
---|---|
Үлем датасы | |
Иялек | |
Сугышлар/бәрелешләр |
Пётр Антон улы Славен (1874 — 1919) — рус һәм совет хәрби эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыгышы буенча Латвиядән. Патша армиясенең кадр офицеры. Беренче бөтендөнья сугышында 67-нче Тарутино җәяүле полкы составында катнашкан. Варшава янында бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Геогргий коралы белән бүләкләнә. 1916 елның июненә — 67-нче Тарутино җәяүле полкы штабы башлыгы вазифаларын башкаручы, генераль штабы капитаны. 1917 елдан — полковник.
1918 елның август-октябрендә Көнчыгыш фронтының 5-нче армиясенең командиры; аның җитәкчелеге астында 5-нче армия Казанны ала. 1918 елның ноябрендән 1919 елның гыйнварына кадәр — Көньяк фронтының командиры. 1919 елның мартыннан — Совет Латвия армиясенең командиры, аннан соң РСФСР Көнбатыш фронтының 15-нче армиясенең командиры.
1919 елның ноябрьдә фронт сызыгы аша үтеп, Латвия гаскәрләренә әсирлеккә бирелә. Фронт сызыгы аша үтү вакытында аңа салкын тидерә һәм ул тиздән үлә.