Пегас йолдызлыгы
Пегас | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Pegasus (иял. к.: Pegasi) |
Кыскартма | Peg |
Нигез | канатлы ат Пегас |
Туры калкулык | 21сәг 03мин тан 0сәг 08мин кача |
Авышлык | 1° 45′ тан 36° кача |
Мәйдан | 1121 кв. градус (7 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык 90° тан −54° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — август–сентябрь. | |
Пега́с йолдызлыгы (шулай ук Тулпар йолдызлыгы; лат. Pegasus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы Андромедадан көньяк-көнбатышта урнашкан йолдызлык. 1120,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренә торган 166 йолдызны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары август–сентябрь айларында.
Йолдызлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пегас йолдызлыгының иң якты йолдызлары — Әнеф (ε) — 2,38m һәм Мәркәб (α) — 2,49m. Шактый якты йолдыз Сагыйд (β) ярымдөрес үзгәрмә йолдыз булып тора, аның ялтыравы 2,3m тән до 2,7m гә кадәр билгеле периодсыз үзгәрә.
Пегас δ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XVII гасырга кадәр Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге») бер үк вакытта Андромеда һәм Пегас йолдызлыкларга кергән, һәм Пегас δ исеме дә йөртелгән. 1928 елдан Халыкара Астрономия Берләшмәсенең катгый карары буенча ул Андромедага керә. Хәзер исә Пегаста δ йолдызы юк.
Зур дүртпочмак астеризмы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сагыйд (β), Мәркәб (α), Әлҗәнеб (γ) һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары Зур дүртпочмак астеризмына керәләр.
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы греклар карашлары буенча Пегас — ул Горгона Медуза каныннан барлыкка килгән канатлы ат. Персей аңа атланып Андромеданы коткарды. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ίππος («ат») исемене гарәп теленә Фәрәселзөлҗәнах (гарәп. الفرس الذوالجناح әл-фәрәс әл-ҙөлҗәнах — «канатлы ат»[1]) исеме белән тәрҗемә иткән[2]. Хәзер исә гарәпләр йолдызлыкны Фәрәселгыйзам (гарәп. الفرس الأعظم әл-фәрәс әл-‘изәм — «олы ат»[3]) дип атыйлар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фәрәс — ат (хайван); зөлҗәнах — канат иясе, оча ала торган, канатлы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 180–181.
- ↑ Гыйзам — олылык, бөеклек. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 98.