Очып төшү
Очып төшү, утыру - очучы аппарат очышының җиргә кайту өлеше. Очып менүгә каршы була.[1]
Очып төшү төрләре:
- Йомшак очып төшү
- Каты очып төшү
- Мәҗбүри очып төшү
- Һәлакат очып төшү
Очкыч очып төшү 15 м биеклектә, очып менү-төшү юллары өстендә башлана һәм туктау юлы белән тәмамлана.
Очышның иң авыр дәвере.
Очкыч очуы җиргә төшкәнче очып төшүгә керә.
Очып төшүгә керү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очып төшүгә керү вакытында шасси, алгы канатчыклар[2], арткы канатчыклар[3] чыгарыла, очкыч тизлеге утырту тизлегенә кадәр төшерелә.
Очып төшүгә керү һәм очып керү глиссадада бара.
Очкыч очып төшүе 400 м биеклеге очып менү-төшү юллары өстендә башлана.
Очып төшүгә керү тизлеге 30% аву тизлегеннән зуррак булырга тиеш.
Очып төшүгә керү йә очып төшү, йә икенче очып төшү түгәрәгенә керү белән тәмамлана.
Очып төшү өлешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очып төшү турында карарны пилот "карарны кабул итү биеклеге"ндә кабул итәргә тиеш.
Очып төшү һава өлеше 6-10 секунда дәвамында сузыла. Очып төшү өлешләре:
- Тигезләү - 5-8 м биеклектә төшү вертикаль тизлеге нульга азая диярлек.
- Тоту - 0,5-1 м биеклектә очкыч салмакча төшә башлый, тизлеге азая, һөҗүм почмагы кирәкле утырту тигезлегенә кадәр арта.
- парашютирование - канатның күтәрү көче азая, вертикаль тизлек арта.
- җиргә утырту - җир өслеге белән контакт.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Очкыч төшү турында тулырак мәгълүмат
- ↑ предкрылки
- ↑ закрылки
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Авиация: Энциклопедия / Гл. ред. Г. П. Свищёв. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — 736 с. — ISBN 5-85270-086-X
- В. В. Ершов — «Раздумья ездового пса»