Октай Рифат
Октай Рифат | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | төр. Ali Oktay Rifat |
Туу датасы: | 10 июнь 1914 |
Туу урыны: | Госман империясе, Трабзон |
Үлем датасы: | 18 апрель 1988 (73 яшь) |
Үлем урыны: | Төркия, Истанбул |
Ватандашлык: | Госман империясе Төркия |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, язучы |
Юнәлеш: | шигърият, тәрҗемә |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | төрек |
Премияләр: | Седат Симави премиясе |
Октай Рифат (төр. Oktay Rifat), тулы исеме Али Октай Рифат, Октай Рифат Хорозҗу (төр. Ali Oktay Rıfat, Oktay Rifat Horozcu[1]), 1914 елның 10 июне, Госман империясе, Трабзон ― 1988 елның 18 апреле, Төркия, Истанбул) ― төрек шагыйре, прозаигы һәм драматургы. Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә яңа төрек поэзиясенә нигез салучы булып санала.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1914 елның 10 июнендә Трабзон шәһәрендә туган. Әтисе Сәмих Рифат (1875―1932) ― төрек шагыйре, тел белгече һәм сәясәтче, Төрек теле институтына нигез салучыларның берсе. Әнисе Мөнәввәр (Münevver) ягыннан бабасы Хәсән Әнвәр Паша[d] (1857―1929), төрек гаскәрие, Госман империясе армиясе офицеры. Октай Рифат ― төрек инкыйлаб шигъриятенә нигез салучы Назыйм Хикмәтнең (1902―1963) икетуган энесе (кузены), аларның уртак ерак бабалары ― госманлыларда хезмәт иткән поляк офицеры Константин Бежецкий[d] (Төркиядә ислам кабул иткәч: Мостафа Җәләлетдин Паша, 1826―1876).
1932 елда Әнкарада лицей[d] (Ankara Atatürk Lisesi) тәмамлаганнан соң, Әнкара университетының[d] хокук факультетында укыган, 1937 елда Финанс министрлыгы хисабына сәяси фәннәрне өйрәнү өчен Франциягә җибәрелә. Париж университетының[d] сәяси белем факультетында укый. Туган иленә кайткач, матбугат департаментында эшли.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Октай Рифат ― берничә пьеса авторы. Шулай ук күп кенә Аурупа шагыйрләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче. Шигъриятенең төп каһарманы ― аның замандашы. Бу чорда язылган әсәрләрендә ул җәмгыятьтә булган җитешсезлекләрне тәнкыйтьли: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler (Тормыш, мәхәббәт һәм сукбайлык турында шигырьләр, 1945), Güzelleme (Матурлыкка мәдхия, 1945), Aşağı Yukarı (Түбән ‒ югары, 1952).
Шагыйрь буларак, Октай Рифат стереотиплардан һәм күзаллаулардан котылырга кирәк дип раслаучы, формализмга, сентиментальлеккә каршы чыгучы һәм сөйләмнең матурлыгына нигезләнүче «Garip» (Гарип[d]) әдәби түгәрәгенең лидерларының берсе була, анда шулай ук Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай да керә[2]. Аларның 1941 елда бастырылган уртак җыентыгының кереш сүзендә бәян ителгән карашлары нигезендә, поэзия алдагы гасырларның формализмыннан һәм риторик классик стиленнән баш тартырга тиеш, гади, сөйләм теленә якын һәм асылда гади кешеләргә хезмәт итәргә чакырылган «сәнгатьсез» сәнгатькә әверелергә тиеш[3].
1941 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә «Таган» әдәби төркемен оештыра.
1949 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә төрек шагыйре Назыйм Хикмәтне төрмәдән чыгаруны таләп итеп, өч көнлек ач тору акциясе үткәрә.
Соңрак Октай Рифат «Таган»ның әдәби платформасыннан читләшә, «İkinci Yeni» («Икенче яңа»[d]) дип аталган модернист-шагыйрлар төркемендә билгеле шагыйрь булып таныла. Бу төркемнең шигърияте чынбарлык һәм социаль юнәлештән баш тартып, формаль тәҗрибә юлын сайлый. 1950―1960 елларда язылган шигырьләрендә шәһәр тормышын, аның социаль капма-каршылыкларын күрсәтә[4].
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Поэзия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- xxxx: Garip
- 1945: Güzelleme
- 1946: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler
- 1952: Aşağı Yukarı
- 1954: Karga ile Tilki
- 1956: Perçemli Sokak
- 1958: Âşık Merdiveni
- 1963: İkilik (Aşağı Yukarı ve Karga ile Tilki'nin ikinci baskısı)
- 1966: Elleri Var Özgürlüğün
- 1969: Şiirler
- 1973: Yeni Şiirler
- 1976: Çobanıl Şiirler
- 1979: Bir Cıgara İçimi
- 1980: Elifli
- 1982: Denize Doğru Konuşma
- 1984: Dilsiz ve Çıplak
- 1987: Koca Bir Yaz
- 2007: Bütün Şiirleri I, ISBN 978-975-08-1295-8
- 2007: Bütün Şiirleri II, ISBN 978-975-08-1296-5
Роман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976: Bir Kadının Penceresinden
- 1980: Danaburnu
- 1982: Bay Lear
Драматургия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1961: Birtakım İnsanlar
- 1948: Kadınlar Arasında (Devlet Tiyatrosu'nda gösterilmiştir[5]) ya da Fettah Paşalar
- 1988: Atlarla Filler ya da Dirlik Düzenlik (ilk yayınlanışı)
- 1988: Çil Horoz (ilk yayınlanışı)
- 1988: Yağmur Sıkıntısı (ilk yayınlanışı)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Oktay Rifat'ın Soyadının Horozcu Olduğu İddiası. Malumatfuruş, 18 Şubat 2021
- ↑ Orhan Veli Kanık | Modernist Poet, 20th Century Poet, Turkish Literature. Britannica
- ↑ There is a translation of the preface in the online journal by poets Sidney Wade and Efe Murad, The Critical Flame 2020 елның 11 июль көнендә архивланган.
- ↑ Рифат Октай
- ↑ Metin And, Türk Tiyatrosunun Evreleri. s.377
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Oktay Rifat'ın Soyadının Horozcu Olduğu İddiası. Malumatfuruş(төр.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 10 июнь көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Трабзонда туганнар
- 18 апрель көнне вафатлар
- 1988 елда вафатлар
- Истанбулда вафатлар
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Төрек шагыйрьләре
- XX гасыр шагыйрьләре
- Төрек тәрҗемәчеләре
- Төркия драматурглары
- Әнкара университетын тәмамлаучылар
- Седат Симави премиясе лауреатлары