Мишәрләр
Мишәрләр | |
гомуми сан | |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: | |
Мишәрләр Викиҗыентыкта |
Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) — татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.
Төньяк Урал якларда 1798—1855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар.
Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.
Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:
- XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә[2].
- Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарына кергән кабиләләрнең берсе — бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле сорау, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А. Х. Халиков буенча мишәрләр — болгарлашкан бортаслардан чыккан.
- Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый[3].
- Мирфатыйх Зәкиев мишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.[4]
Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[5].[6].
XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[5].
Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
- ↑ Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона
- ↑ О костюме мишарей // Ахмаров Г. Мишәрләр һәм аларның телләре турында.
- ↑ Мирфатых Закиев: «Мишары – это передовая часть татарского народа»
- ↑ 5,0 5,1 Р. Г. Мухамедова Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик Историко-этнографическое тикшеренү. — М.: «Наука», 1972
- ↑ БСЭ. Т.4, archived from the original on 2008-06-07, retrieved 2015-02-21
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|