Михаил Рокицкий
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Россия СССР |
Туу датасы | 28 сентябрь 1931 |
Туу урыны | Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 26 ноябрь 2018 (87 яшь) |
Җирләнгән урыны | Арча зираты |
Һөнәр төре | учёный-медик, табиб, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Башкарган вазыйфа | РФ Дәүләт думасы депутаты[d] һәм РФ Дәүләт думасы депутаты[d] |
Әлма-матер | Самара дәүләт медицина университеты[d] |
Әгъзалык | Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации IV созыва[d] һәм Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации III созыва[d] |
Бүләкләр |
Михаил Рафаилович Рокицкий - ССРБ һәм Россия галиме, медицина фәннәре докторы, профессор, 3 һәм 4 чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты (1999—2007).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рокицкий Михаил Рафаилович 1931 елның 28 сентябрендә Ленинградта табиблар — офтальмолог Людмила Владиславовна Рокицкая һәм акушер-гинеколог Рафаил Львович Шубс гаиләсендә туган. Аның бабасы һәм әбисе — Владислав Михайлович (1870—1934) һәм Мария Самойловна Рокицкийлар табиблар булган.
1955 елда Куйбышев дәүләт медицина институтын бик яхшы тәмамлаган
- 1955—1958 еллар — Куйбышев өлкәсенең Отрадный шәһәрендә «Первомайнефть» берләшмәсенең медицина-санитария бүлеге мөдире,
- 1958 —1961 еллар — Куйбышев дәүләт медицина институтының (1958 —1960) факультет хирургиясе кафедрасында һәм Минск шәһәрендә Белоруссия Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының күкрәк хирургиясе кафедрасында аспирант (1960 —1961)
- 1961 —1965 — Белоруссия табибларны камилләштерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, ясалма кан әйләнеше лабораториясе, йөрәк һәм үпкә хирургиясе мөдире.
- 1965 —1967 — Минск шәһәре 5 нче клиник хастаханәсенең балалар хирургиясе һәм торакаль хирургия бүлегенең ординаторы.
- 1967 —2000 — Казан дәүләт медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире.
Медицина фәннәре докторы, профессор.
РСФСРның халык депутаты (1990—1993), 3 һәм 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999—2007). 1999 елда «Ватан — бөтә Россия»мисемлеге буенча сайлана. "Россия төбәкләре" төркеменә керә . 2003 елда Бердәм Россиядән яңадан сайлана.
2018 елның 26 ноябрендә вафат булды. Арча зиратында җирләнә.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1991).
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1997).
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (1997).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казанский государственный медицинский университет (1804-2004 гг.):Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь/В. Ю. Альбицкий, М. Э. Гурылева, Н. Х. Амиров и др. Под ред. В. Ю. Альбицкого, Н. Х. Амирова. — Казань: Магариф, 2004. — 472 с.: портр.
- Ушел из жизни Михаил Рафаилович Рокицкий 2019 елның 10 май көнендә архивланган.
- http://old.kazangmu.ru/ubi/index.php?option=com_content&view=article&id=412:2012-11-14-10-23-11&catid=6:uface&(үле сылтама)