Мирхәйдәр Фәйзи
Мирхәйдәр Фәйзи | |
---|---|
Туган телдә исем | Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи |
Туган | 31 октябрь 1891 Ырынбур губернасы, Күкшел утары |
Үлгән | 9 июль 1928 (36 яшь) Башкортстан, Баймак шәһәре |
Күмү урыны | Баймак |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Хөсәения мәдрәсәсе |
Һөнәре | язучы, драматург |
Мирхәйдәр Фәйзи — татар драматургы.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Ырынбур губернасы Орск өязе Күкшел утарында[1] туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең атасы шунда управляющий булып эшли. Мостафа Фәйзуллин («мишәр Мостафа») чыгышы белән Казан губернасының Чистай өязе Шыкмай авылыннан, анасы Зәйнәп Ырынбур янәшәсендәге Каргалы авылыннан, Орскида тәрбияләнә. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа гаиләсе белән Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый.[2]
Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.
Башта шигырьләр яза. 1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Мирхәйдәр Фәйзи Баймак районында якты эз калдырган. 1919-1921 елларда ул Юлык авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан Темәстә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” гәҗитендә хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. Түбә руднигында китапханө мөдире булып эшләгәндә, яшь шагыйрь Сәләх Кулибайны олы әдәбият юлына алып чыга: аның өйрәнчек шигырьләрен мөхәррирләп, Уфа гәҗит-журналларына җибәрә.[3] Шушы Ирәндек таулары буенда ул “Асылъяр” (1920), “Ак калфак” (1922), “Адашкан күңел” (1923) драмаларын яза.[4]
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Баймак шәһәрендә урамга исеме бирелгән, бюсты куелган.
- 1991 елдан Оренбург дәүләт татар драма театры Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.
- 1991 елда Татарстанның Балтач районы Шода авылында музей-утары ачыла.
- Казанның Идел буе районында урамга исеме бирелгән.
- 2015 елда Татарстанның Яңа Чишмә районы Шахмай авылында (әтисе Мостафа туып-үскән йортта) драматург исемен йөртүче авыл тарихы музее ачыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Бу торак урыны 1905 елда оеша. 1963 елда таралып бетә. Утарның икенче исеме — Мостафа, управляющий исеменнән килә. Әхмәт-бай Хөсәенов бу җирне сатып алып, аңа утар оештыру бурычын куя. Бу утар тирәсенә Урал суы аръягы казак даласыннан арзан бәягә сатып алынган ат-елкы малы кайтарылып, көтүлекләрдә симертелеп, суемга һәм сатуга хәзерләнә торган булган.
- ↑ Л. Хәмидуллин Галиябану туган якларда. Китапта: Офыктагы рәшәләр. Казан: ТКН, 1990.
- ↑ башинформ.ру сайтында
- ↑ Ф. Бәйрәмова. Уралтауда татар эзләре, archived from the original on 2016-06-29, retrieved 2012-04-02
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
- Садыйкова Гөлфия. Юкка чыккан Мостафа авылы тарихыннан(үле сылтама) (рус.)
Бу — язучылар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |