Марат Зыятдинов
Марат Зыятдинов | |
---|---|
Туган | 16 август 1970 (54 яшь) Макыл авылы, Югары Ослан районы, Татарстан АССР,ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | район башлыгы |
Марат Галимҗан улы Зыятдинов (1970 елның 16 августы, Макыл авылы, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2011 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Марат Зыятдинов 1970 елның 16 августында Татарстан АССРның Югары Ослан районы Макыл авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозы тракторчысы булып башлый. 1992 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Знамя Ленина» совхозында баш инженер булып эшли башлый. Шул ук елдан башлап 101 нче Макыл урта һөнәри-техник училищесында механик булып эшли. 1995—1998 елларда Макыл машина-технология станциясенең баш инженеры. 1998 елдан «2 нче машина-технология станциясе» ҖЧҖ директоры. 2004—2008 елларда Коллар авылында «Красный Восток — Агро» ААҖ генераль директоры. 2008 елдан Югары Ослан районының «Восток Зернопродукт» ЯАҖ территориаль идарәсе директоры.
2010 елда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе; башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2010 елдан Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елда — «АС-Менеджмент» ЯАҖ генераль директоры урынбасары. 2011—2012 елларда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы[2]. 2012 елның мартында «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[3].
Өйләнгән, 2 баласы бар.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2005 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- 2020 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Югары Ослан муниципаль районының башлыгы, Советның председателе, archived from the original on 2021-04-15, retrieved 2021-04-15
- ↑ МАРАТ ЗИАТДИНОВ НАЗНАЧЕН РУКОВОДИТЕЛЕМ ИСПОЛКОМА ВЕРХНЕУСЛОНСКОГО РАЙОНА
- ↑ Марат Зиатдинов - новый глава Верхнеуслонского района РТ
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Югары Ослан муниципаль районы сайтында 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 16 август көнне туганнар
- 1970 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Югары Ослан районында туганнар
- Район башлыклары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар