Ләлә Кадермәтова
Ләлә Кадермәтова | |
---|---|
Туган | 3 июнь 1965 (59 яшь) Казан, Татарстан АССР, ССРБ |
Яшәгән урын | Четаев урамы[1] |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс-икътисад институты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Ләлә Ринат кызы Кадермәтова (1965 елның 3 июне, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ләлә Кадермәтова 1965 елның 3 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1986 елда В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1986 елда «Стройбанк»ның Татарстан Республика конторасы хисапчысы булып башлый.
«Промстройбанк»ның Татарстан Республикасы идарәсендә икътисадчы, «Казан» коммерция инвестиция-траст банкының тышкы икътисади идарәсе башлыгы, тышкы сәүдә банкының халыкара исәп-хисап һәм валюта контроле төркеме җитәкчесе, соңрак клиент бүлеге башлыгы булып эшли[2]. 2004 елдан «Ак Барс Банк»ның Казан филиалы җитәкчесе, 2008 елдан «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе урынбасары. 2013 елда «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры булып эшли башлый.
2019 елның 8 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале[4];
- 2021 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Ляля Кудерметова / Банковское обозрение
- ↑ Кто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов
- ↑ Признание заслуг 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Ләлә Ринат кызы Кадермәтова 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 3 июнь көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казанда туганнар
- Татарстан сәясәтчеләре
- Татар сәясәтчеләре
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары