Лилия Маврина
Лилия Маврина | |
---|---|
Туган | 7 август 1965 (59 яшь) Казан, Татарстан АССР, ССРБ |
Яшәгән урын | Павлюхин урамы[1] |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан авиация институты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Лилия Николаевна Маврина (1965 елның 7 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. IV, V һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лилия Маврина 1965 елның 7 августында Казанда туа[2]. 1988 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын «Инженер-системотехник» белгечлеге буенча тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, Казан авиация институтында оештыру эшләре буенча сәркатип урынбасары (1988—1989), ЭВМ кафедрасының ассистенты, өлкән укытучысы (1989—1995) булып эшли.
1995—1998 елларда — Казан шәһәре администрациясенең аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, башлыгы урынбасары. 1998 елдан — «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы префектурасында аппарат җитәкчесе — префект урынбасары. 2000 елдан Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, 2003 елдан-башлыгы. 2004 елдан Казан администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары, аппаратның оештыру-аналитика идарәсе башлыгы. 2006 елдан — Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – оештыру идарәсе башлыгы. 2007—2009 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе рәисе.
2009 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV нче чакырылыш, 2014 елда V нче чакырылыш, 2019 елда VI нче чакырылыш депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Советы Президиумы һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[4].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- 2018 — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Мактау грамотасы — Россия Федерациясендә парламентаризмны үстерүдәге һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерүдәге казанышлар өчен;
- 2018 — Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының мактау билгесе;
- 2020 — «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәт өчен» аерымлык билгесе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Справочник персоналий 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. tatarstan.ru
- ↑ Кто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов
- ↑ Маврина Лилия Николаевна 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. / ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Маврина Лилия Николаевна 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 август көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Казанда туганнар
- Татарстан сәясәтчеләре
- Татар сәясәтчеләре
- Казан авиация институтын тәмамлаучылар
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр