Кәкребаш
Внешний вид
Халык саны | 774 (2010), 863 (2002, Җанисәп), 736 (2009, Җанисәп) |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°41'55"тн, 53°39'3"кнч |
Почта индексы | 452771 |
Кәкребаш (баш. Кәкребаш) — Башкортстанның Туймазы районында урнашкан татар авылы. Кәкребаш авыл советы үзәге.
Тарихи мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күккүз би дигән кешенең бу якка килеп утрак тормыш башлавы унҗиденче гасыр ахырларында була. Бу төбәктә кара урман булган. Ул Коңгыр би белән бергәләп нәсел-нәсәбен алып, Каран чишмәсе буена урнаша. Хәзерге Тукмак-Каран авылына шулай нигез салына. Алар бу төбәккә бик күп мал белән килә. Иген игү эшенә керешәләр. Урман кисеп, яндырып, төпләп, җирләрне тазартып, шушы яңа кәсепкә күчәләр.
Бу вакытка чаклы алар патша ревизиясенә кермәгән була. Әлеге җирләрне рәсмиләштерә башлау унҗиденче гасыр ахырына туры килә. 1692 елларда типтәрләр, мишәрләр килеп төпләнә.[1]
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
---|---|---|
863 | ↗736 | ↗774 |
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимер Арслан (1915-1980) — татар һәм башкорт шагыйре.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |