Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдус Котдус улы Заһидуллин |
Туган | 1 гыйнвар 1963 (61 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы галим, мөхәррир |
Эш бирүче | Россия ислам институты |
Җефет | Дания Заһидуллина |
Балалар | Рөстәм Заһидуллин |
Бүләк һәм премияләре |
Илдус Заһидуллин, Илдус Котдус улы Заһидуллин (1963 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (2007), доцент (2008); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр һәм урта гасыр тарихы (1998-2014), яңа тарих (2014-2021) бүлекләре мөдире. 2021 елдан «Гасырлар авазы» фәнни журналыгың баш мөхәррире [1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Заһидуллин Илдус Котдус улы 1963 елда туган. 1985 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1992 елда «Казан губернасының татар крестьяннары XIX гасырның икенче яртысында (60-90 нчы елларда)» дигән темага диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.
2007 елдан ― тарих фәннәре докторы.[2] Диссертация темасы: «Россиянең һәм Себернең Европа өлешендә исламның хәле XVIII гасыр урталарында - XX гасыр башында: ислам гыйбадәте һәм мәчетләр»
1992—1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.
1998―2014 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтында урта гасыр тарихы бүлеге мөдире.
2006 елдан Россия ислам университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы.[3]
2014―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире.
2021 елдан ― «Гасырлар авазы» фәнни журналының баш мөхәррире.
Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта Идел буеның аграр тарихы, татар милли-азатлык хәрәкәте, Идел-Урал төбәгендә православие-ислам мөнәсәбәтләре, Россия империясендә ислам институтлары, Казан тарихы, Россия империясендә татарларның хокукый хәле, туган якны өйрәнү, татар-мөселман мәдәнияте архитектурасы тарихы, инкыйлабка кадәрге Россиядә мөселман мәхәлләләренең һәм башка ислам институтларының эшчәнлеге.
Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 05 февралендәге ПУ-103 номерлы Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.
Фәнни мәктәбе бар, 9 аспирант диссертация яклаган.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Илдус Заһидуллин "Гасырлар авазы" журналының баш мөхәррире итеп билгеләнгән. Азатлык радиосы, 19.09.2021
- ↑ ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ Фәнни-документаль журнал, archived from the original on 2021-04-16, retrieved 2021-03-05
- ↑ Исламоведение
- ↑ Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан, archived from the original on 2021-03-04, retrieved 2021-03-05
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Т.2. Г-Й. Казан: татар энциклопедиясе институты, 2010. 420 б.
- Народы Волго-Уралья в зеркале российской истории. Сборник научных статей, посвященный юбилею доктора исторических наук И.К.Загидуллина / под общ. ред. Р. Р. Аминова. Казань: Институт истории им.Ш.Марджани АН РТ, 2017. 184 с. 8 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-265-5.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Загидуллин Ильдус Котдусович. Tatarica. Татарская энциклопедия
- Официальный Татарстан(үле сылтама)
- Россия ислам институты. Рәсми сайт. 2015 елның 1 август көнендә архивланган.