Геннадий Борисов
Геннадий Борисов | |
---|---|
Туган | 26 февраль 1962 (62 яшь) Краматорск, Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Украина Россия |
Әлма-матер | МДУның физика факультеты[d][1] |
Һөнәре | астроном-любитель, инженер, йолдызбелгеч |
Геннадий Владимирович Борисов (1962, Краматорск, ССРБ) — Россия телескоплар конструкторы һәм астроном-һәвәскәр, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Геннадий Борисов 1962 елда Краматорскта туган. 1989 елда М. В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый[2]. П.К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының Кырым лабораториясендә инженер булып эшли[3][4]. Анда ул телескоплар белән эш итә, тик үзе күзәтүләр ясамый. Ул шулай ук «Астрономия фәнни үзәгендә» эшли, Роскосмос белән хезмәттәшлектә эксперименталь телескоплар булдыра[5].
Борисов буш вакытында Кырым ярымутравының тау өлешендә Научный бистәсендә урнашкан MARGO шәхси обсерваториясендә астрономия белән шөгыльләнә. 2013 елдан 2017 елга кадәр ул җиде комета[6] һәм 2013 TV135 кебек берничә җир тирәсе объектын ачыклаган. Бу ачышлар телескоплар ярдәмендә ясалган, аларны ул үзе проектлаган һәм ясаган: GENON (2 комета) һәм GENON Max (5 комета)[5]. 2014 елда Борисов C/2013 N4 һәм C/2013 V2 кометаларын ачкан өчен ике Эдгар Уилсон бүләген ала[7].
2019 ел башында Борисов үзенең яңа 0,65 метрлы телескопы өстендә эшне тәмамлаган[8]. 2019 елның 30 августында, бу телескопта эшләгәндә, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача, ул Кояш системасында табылган икенче йолдызара объект булып тора[9]. Кометаны ачу Гиннесс рекордлар китабына кертелә[10].
Геннадий Борисовның 2I/Borisov кометасын ачуын Клайд Томбоның Плутонны ачуы белән чагыштыралар[5]. Томбо шулай ук астроном-һәвәскәр булган һәм телескопларны үзе конструкцияләгән, тик Плутонны ул үз телескопында түгел, ә Лоуэлл обсерваториясе астрографында ачкан.
Ачышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Геннадий Борисов 10 комета ачкан:
- 08.07.2013 — озак периодик C/2013 N4 (Borisov);
- 06.11.2013 — гиперболик C/2013 V2 (Borisov);
- 22.08.2014 — C/2014 Q3 (Borisov);
- 05.09.2014 — якын параболик C/2014 R1 (Borisov);
- 23.02.2015 — озак периодик C/2015 D4 (Borisov);
- 11.09.2016 — озак периодик C/2016 R3 (Borisov);
- 01.03.2017 — гиперболик C/2017 E1 (Borisov);
- 30.08.2019 — гиперболик йолдызара 2I/Borisov;
- 02.11.2019 — якын параболик C/2019 V1 (Borisov)[11];
- 20.08.2020 — якын параболик C/2020 Q1 (Borisov)[12].
Шулай ук астероид 2013 TV135 һәм башкалар.
Борисов тиздән һәвәскәр астрономнар яңа кометлар ача алмаячак, дип саный: «2016 елда мин генә комета таптым. 2013 елда без җидәү идек. Елдан-ел алар кими бара. Зур телескоплар арта бара. Һәвәскәрләрнең тиздән берни дә калмаячак»[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.pereplet.ru/avtori/borisov.html
- ↑ Геннадий Борисов
- ↑ King. Another Interstellar Visitor Is Headed Our Way. Sky and Telescope.
- ↑ Крымская астрономическая станция ГАИШ МГУ имени М.В.Ломоносова (КАС МГУ).
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Николай Нелюбин (2019-09-13). «Готовы открывать кометы бесплатно, лишь бы имя осталось». Российский астроном Геннадий Борисов о первой в истории человечества межзвёздной комете. Фонтанка.ру.
- ↑ JPL Small-Body Database Browser
- ↑ The Edgar Wilson Award Recipients. Central Bureau for Astronomical Telegrams.
- ↑ Крымский астроном рассказал, как открыл первую межзвёздную комету. Gazeta.ru (2019-09-12).
- ↑ Agle (2019-09-12). Newly Discovered Comet Is Likely Interstellar Visitor. NASA.
- ↑ Наталия Ячменникова (2020-02-04). О ядерном буксире, гарпунах и камикадзе. «Российская газета», Федеральный выпуск № 23 (8077).
- ↑ MPEC 2019-V130 : COMET C/2019 V1 (Borisov).
- ↑ MPEC 2020-Q109 : COMET C/2020 Q1 (Borisov).