Владимир Сосюра
укр. Володимир Миколайович Сосюра | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Борыспил Россия империясе Украин Халык Республикасы[d] Украина Совет Социалистик Республикасы |
Туу датасы | 25 декабрь 1897 (6 гыйнвар 1898) |
Туу урыны | Дебальцево, Екатеринослав губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 8 гыйнвар 1965[1] (67 яшь) |
Үлем урыны | Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[1] |
Җирләнгән урыны | Байкове зираты[d] |
Балалар | Владимир Владимирович Сосюра[d] |
Язма әсәрләр теле | украин теле |
Һөнәр төре | язучы, шагыйрь, тәрҗемәче |
Эш урыны | Харьков милли университеты[d] |
Әлма-матер | Харьков милли университеты[d] |
Активлык чорнының башы | 1917 |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Сәнгать юнәлеше | социалистический реализм[d] |
Әгъзалык | СССР язучылар берлеге |
Жанр | шигырь бүлеге[d] һәм повествовательная поэзия[d] |
Бүләкләр | |
Владимир Сосюра Викиҗыентыкта |
Сосюра Владимир Николаевич (укр. Володи́мир Микола́йович Сосю́ра; 25 декабрь 1898 ел — 8 гыйнвар 1965 ел) — украин совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, журналист, хәрби корреспондент.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сосюра Владимир Николаевич Украинаның Екатеринослав губерниясе Дебальцево станицасында 1897 елның 25 декабрендә туган. Кайбер чыганакларда 1901 ел дип күрсәтелә. Кабер ташына шушы дата куелган[2]).
Әтисе Николай Владимирович сызымчы булып эшләгән, француз чыгышлы булган.
Владимир Сосюра авыл мәктәбен тамамлап, авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән. Биредә шул ук вакытта булачак Советлар Берлеге Маршалы К. С. Москаленко да укыган [3].
12 яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, Ватандашлар сугышларында да катнашкан: башта Украина Халык Республикасы ягында, шуннан - Кызыл Армия ягында. Сугыштан соң Харьковтагы Коммунистик Университетта, ары Харьков халык мәгарифе институтындагы рабфакта укыган. Шул чорда әдәби иҗатка килә.
1942-1944 елларда Сосюра - хәрби корреспондент.
1951 елда аны «Правда» газетасында «буржуаз милләтчелек»тә гаепләп мәкаләләр басыла. Сәбәбе - 1944 елда матбугат «Любіть Україну» дигән шигырь («Любить Україну» 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.)
1965 елның 8 гыйнварында вафат булган.Киевта җирләнгән.
Башкортстанда эвакуациядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышы елларында аның гаиләсе бер аз Өфедә яши. Үзе исә, хәрби корреспондент буларак, кайтып-китеп кенә йөри. 1941-43 елларда шагыйрьнең Башкортстанда булганда язылган "Киләм" ("Иду"), "Башкортстан күге астында" ("Под небом Башкирии"), "Кыш" ("Зима"), "Хәрби җырлар..." (“Песни боевые...") дигән һәм һ.б. шигырьләре Башкортстан табигатенә, башкорт халкының һәм Бөек Ватан сугышы елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән төрле милләт вәкилләренең, атап әйткәндә, украиннарның дуслыгына багышланган. Сосюрның әсәрләре Хәниф Кәрим, Рәшит Нигъмәти, Сафуан Әлибай һәм башка шагыйрләр тарафыннан башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Ул үзе Әхтәм Ихсан, Сәйфи Кудаш һәм башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә тәрҗемә иткән.
Бүләкләре һәм премияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948)
- УССР-ның Тарас Шевченко исемендәге Милли премиясе (1962)
- ике Ленин ордены (5.1.1948; 24.11.1960)
- Кызыл Байрак ордены (13.9.1943)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (4.1.1958)
- «Хөрмәт Билгесе ордены» (5.3.1939)
- медальләр
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы. - Әдәби Башкортстан. 1954. № 5
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Сосюра Владимир Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Сосюра Владимир Николаевич. kiev-necropol.narod.ru. 2016-03-20 тикшерелгән.
- ↑ Москаленко К. С. На Юго-Западном направлении. 1943—1945. Воспоминания командарма. Книга II. — М.: Наука, 1973. стр. 626
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сосюра Владимир Николаевич [1] 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- Соловей Украины в Башкирии [2]
- [ Сосюра Владимир Николаевич] — Зур совет энциклопедиясендә мәкалә
- Владимир Николаевич Сосюра (1898-1965) 2018 елның 2 декабрь көнендә архивланган.
- Краткая литературная энциклопедия. Сосюра
- 6 гыйнвар көнне туганнар
- 1898 елда туганнар
- Россия империясендә туганнар
- 8 гыйнвар көнне вафатлар
- 1965 елда вафатлар
- Киевта вафатлар
- Сталин премиясе лауреатлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- ССРБ язучылары
- Харьков университетын тәмамлаучылар