Бөҗәк чәчәге
Бөҗәк чәчәге | |
Халыкара фәнни исем | Jasione L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Campanuloideae[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик төр | J. montana[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6184[5] |
Бөҗәк чәчәге Викиҗыентыкта |
Бөҗәк чәчәге (лат. Jasione L., 1753[1][2]) — кыңгырау чәчәклеләр гаиләлегенә караган икееллык үсемлекләр ыруы.
Ыруның фәнни атамасы - Jasione - беренче тапкыр Карл Линней тарафыннан 1735 елда кулланыла. Ул медицинада кулланыла торган ниндидер үсемлекне билгеләгән борынгы грек атамасыннан килеп чыга.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]20 төре бар, Европада (аеруча Урта диңгез һәм Көньяк Европада), Төньяк Африка һәм Кече Азиядә киң таралган.
ТРда бер төре – тау бөҗәк чәчәге (J.montana). Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында очрый. Якты нарат урманнарында коры комлы туфракта, коры болыннарда үсә.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөҗәк чәчәкләре - күпьеллык, икееллык яисә берьеллык үләнчел үсемлекләр. 30-45 см озынлыкта булалар Тамыры орчыксыман, аз тармакланган. Сабаклары астан куе яфраклы, төкчәле, яфраксыз чәчәк сабына күчә торган. Сабагының аскы өлешенә агачсыман катылык хас. Яфраклары чиратлашкан, кыяклы-ланцетсыман, очлы, кырыйларыннан дулкынсыман яки берникадәр бөдрә. Чәчәкләре вак, зәңгәрсу төсле, тыгыз шарсыман чәчәк төркеменә җыелган, күп санда булалар, аларның саны 300гә җитә. Таҗы зәңгәр төстә, актиноморф (төзек), биш таҗ яфракчыгыннан тора, аерчалы (таҗ яфракчыклары тоташ түгел). Биш касә яфракчыгы бар. Уртасында биш серкәче бар, аларның төпләре тоташ. Җимешлек баганасы булава сыман, танаучыгы 2-3 бүлемле. Җимеше – ярымшарсыман тартмачык.Эчендә күпсанлы ялтыравыклы озынча орлыклар. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи. Яктылыкны ярата.
Кулланылыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дару үләне (төнәтмәсе кан туктату һәм бәвел кудыру өчен файдаланыла).
Баллы, декоратив үсемлек.
Сирәгәеп бара торган төр. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/bk-chchge