Бишбүләк
Бишбүләк | |
баш. Бишбүләк | |
Нигезләнү датасы | 1640 |
---|---|
Рәсми исем | Бишбүләк |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Бижбулякский сельсовет[d][1] һәм Бишбүләк районы |
Административ-территориаль берәмлек | Бижбулякский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC 05:00 |
Халык саны | 6446 (2010)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 252 метр |
Мәйдан | 13,34 км² |
Почта индексы | 452040 |
Җирле телефон коды | 34743 |
Бишбүләк Викиҗыентыкта |
һәм
Бишбүләк (рус. Бижбуляк, чуаш. Пишпӳлек), авыл, Бишбүләк районы (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып), Бишбүләк авыл советы үзәге.
Уфадан көньяк-көнбатышка 230 км һәм Приют тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 40 км ераклыкта Кыңгыр елгасы (Мәнәвез елгасы кушылдыгы) буенда, Кыргыз-Миякә-Бишбүләк автомобиль юлында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,2; 1920 — 1,5; 1939 — 2,7; 1959 — 2,8; 1989 — 5,0; 2002 — 6,4; 2010 — 6,4. Чуашлар, татарлар, руслар, башкортлар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Бишбүләк урта мәктәбе №1), балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ, балалар ижады үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (үзешчән сәнгать халык коллективы), балалар китапханәсе, Бишбүләк музее, мәчет, чиркәү бар.
1939[3] | 1959[3] | 1970[3] | 1979[3] | 1989[3] | 2002[3] | 2009[4] | 2010[2] | 2021[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2671 | ↗2686 | ↗3369 | ↗4494 | ↗4964 | ↗6373 | ↗6399 | ↗6446 | ↗6626 |
Авылга Нугай даругасы Илекәй-Мең вулысы асаба башкортларының җирләрендә 1767 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1640 елда) килешү буенча керәшен чуашлар нигез сала. Исеме Бишбүләк (биш; бүләк — урман кишәрлеге, бүлеп бирелгән җир) урыны атамасынан алынган. 1770 елда шунда шундый ук шартларда чуашларның яңа төркеме килеп урнаша. 1795 елда 30 йортта 245 кеше яшәгән, 1865 елда 160 йортта — 780 кеше. Игенчелек, умартачылык, олаучылык, тегүчелек, чабата үрү белән шөгыльләнгәннәр. Чиркәү (1863 елда төзеллгән), училище, 8 су тегермәне булган. 1906 елда чиркәү, 2 сыйныфлы чиркәү мәктәбе, тимерлек, 4 бакалея кибете, икмәк амбары теркәлгән; волость идарәсе урнашкан.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)
- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)