Эчтәлеккә күчү

Бичитр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бичитр latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Böyek Mogollar İmperiäse
Туу датасы XVI гасыр
Үлем датасы 1660
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Активлык урыны Һиндстан
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Галерея искусства Фрир[d] һәм Библиотека Честера Битти[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Bichitr
 Бичитр Викиҗыентыкта
Бичитр. Әкбәр император таҗын Шаһ Джаханга тапшыра. «Минто Альбомы»нан бит. 1631 ел, Честер Битти Китапханәсе, Дублин.

Бичитр — XVII гасыр һинд рәссамы. 1610—1660 елларда актив иҗат иткән. Бөек Могол падишаһлар Джахангир, Шаһ Джахан һәм, мөгаен, Аурангзеб хөкеме вакыты сарай яны живописецы.

Дара Шукон һәм фәйләсуфлар.

Кайбер мәгълүмат буенча сарай янында тәрбияләнгән булган. Белем нигезләрен алган. Туган теленнән башка фарсы телен белгән. Рәссам Абу-ль-Хасанның өйрәнчеге. 1610 елда падишаһ Джахангир вакытларында император остаханәсендә (китапханә) эшли башлаган. Иң олы танылуга үз вакытының күренекле портретисты булып Шах Джахан хөкеме вакытында ирешкән («Шах Джахан Җыентыклары» иллюстрациясендә катнашкан). Аның яклаучы әһәмиятле олы түрә Асаф-хан булган.

Иң иртә мәгълүм эш якынча 1615 ел белән даталана һәм инде өлгергән стильне күрсәтә. Якынча 1616 елда ясалган Джахангир портретында Бичитр автопортретын урнаштырган: ул һинд сарай яндагысы киемендә 30 яшьлек ир-ат кыяфәтендә. Аның сарай яны стиле манерасы, мөгаен, Бөек Моголлар Империясе осталарыннан иң күренеклесе булган. Бичитр хатасыз техниканы кулланып бөек вакыйгаларны теркәгән искиткеч рәссам-портретист һәм оста булган. Бичитр күбесенчә могол хөкемдарлары һәм аларның гаиләләре әгъзаларын, кайвакыт руханиларны һәм падишаһның свитасы әгъзалары портретларын ясаган. Барлык миниатюраларда да шактый хикмәтле орнамент бар. Ул шактый җимешле рәссам булган, хайваннарны да, кешеләрне дә ясый алган. Бичитр ясаган картиналарга сиземлелек, йөз чыраеның реалистик сурәтләнеше хас. Могол традициясенең көнбатыш йогынты белән кушылмасы (хосусан, Европа графикасы мотивларын, оттенокларны кулланган) хас. Портретлар профильгә яки ярымпрофильгә башкарылган, тән өч дүрткелгә күрсәтелгән. Пространство пәйда булуы күренә. 1630 елдан йомшан, романтик стильдән эмоциональ тыйнагракка күчеш күренә.

  1. Union List of Artist Names — 2012.