Атетоз
Атетоз | |
---|---|
Классификация һәм тышкы ресурслар | |
DiseasesDB | 16662 |
MeSH | Калып:Mesh2 |
Атетоз (бор. грек. ἄθετος — тотрыксыз) — аяк-кулларның, йөзнең, гәүдәнең акрын тоник көзән җыеруыннан гыйбарәт гиперкинез (патологик ирексез хәрәкәтләр). Ул дистония белән хорея арасында тора һәм бу гиперкинезларның үзенчәлекләрен берләштерә.
Аяк-кулларның дисталь бүлекләрендә акрын, ирексез, стереотиплы, хәрәкәтләр белән аерылып тора, алар аяк-кулларның проксималь бүлекләренә, шулай ук баш, тел, йөз мускулларына (иреннәрне сузу, авызны янтайту, гримасалар ясау) таралырга мөмкин.
Көзән җыеру дәрәҗәсе төрле, ул әле бер, әле икенче мускул төркемнәрендә өстенлек итә, нәтиҗәдә бу мәҗбүри ирексез хәрәкәтләр акрын, суалчан сыман, мускуллар буйлап йөзгән кебек. Атетозның мөһим билгеләре булып мускулларның үзгәрүчән тонусы, вакытлыча контрактуралар формалашуы тора.
Атетоз баш мие өлешләре: базаль ганглийлар, койрыклы төш янында сызыклы тәнчек зарарланганда барлыкка килә һәм кабык параличының бер төре булып тора. Гадәттә бу балачакта (тугандагы җәрәхәт, сары төшү, инсультларда һ.б.) килеп чыга. Аны эффектив дәвалау ысуллары әле эшләнелмәгән.
Беренче тапкыр 1870 елда америка табибы Уильям Хаммонд тарафыннан тасвирлана һәм кайвакыт аның исеме белән атала.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Атетоз // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Афетозис // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Атетоз — статья из Большой советской энциклопедии.
- Атетоз на «Медикпортале»