Ан-225
Ан-225 | |
рус. Ан-225 | |
Кушамат/тәхәллүс | Mriya[1][2] |
---|---|
Масса | 640 тонна[3][4][5] һәм 285 тонна[4] |
... хөрмәтенә аталган | сновидение[d][6][2] |
НАТОның код исеме | Cossack[4][2] |
Нәрсә нигезендә эшләнгән | Ан-124[7][8][9] |
Алыштырган | ВМ-Т[d][10] |
Чыгыш иле | СССР |
Хезмәтләндерүче | Antonov Airlines[d][11] |
Җитештерүче | Серийный завод «Антонов»[d][6] |
Беренче очыш | 21 декабрь 1988[12][2] |
Йөрткеч | Д-18Т[d][13][4][14] |
Шасси летательного аппарата | retractable tricycle gear[d][14] |
Айрадинамик схема | Высокоплан[d][5][15][14] |
Канатлары киңлеге | 88,4 метр[12][3][14][…] |
Канат мәйданы | 905 квадрат метр[12][16] |
Автоном хәрәкәт итү ераклыгы | 15 400 km[12][5] һәм 4500 km[5] |
Гамәли түшәм | 13 716 метр[14] |
Масса полезной нагрузки | 250 тонна[3][2][15] |
Керәйсер тизлеге | 848 км/сәг[14] |
Җитештерелгән | 1[5] |
Эшләүче | Антонов[d] |
Проектлаучы | Виктор Толмачёв[17] һәм Балабуев, Пётр Васильевич[d][8] |
Файдалануга тапшырылган | 1989[4] |
Кемне яки нәрсәне ташый | Buran-class orbiter[d] |
Сыйдырышлык | 6 кеше[14] һәм 70 кеше[14] |
Озынлык | 84 метр[18][12][3][…] |
Биеклек / буй | 18,2 метр[12][14][2] |
Рәсми веб-сайт | antonov.com/history/an-225-mriya(укр.) һәм antonov.com/en/history/an-225-mriya(ингл.) |
Ан-225 Викиҗыентыкта |
Ан-225 «Мрия» (укр. Мрія: «Хыял», НАТО кодификациясе буенча: ингл. Cossack «Казак») — О. К. Антонов исемендәге ОКБ тарафыннан эшләнгән зур йөк күтәрүчәнлеге булган реактив транспорт очкыч. Дөнья авиациясе тарихында иң зур һәм йөк күтәрүчән очкыч булган.
Очкыч 1984—1988 елларда Киев механика заводында проектланган (проект җитәкчесе — В. И. Толмачев) һәм бердәнбер нөсхәдә төзелгән[19][20]. Беренче очыш 1988 елның 21 декабрендә була. ССРБда борт номеры СССР-82060 булган, ССРБ таркалганнан соң, Украина милкенә күчә һәм UR-82060 борт номерын ала. Икенче нөсхә төзелеп бетмәгән.
Бердәнбер очыш экземпляры ангарда 2022 елның 25 февралендә Россиянең Украинага бәреп керүе барышында «Антонов» аэропорты өчен барган сугышларда җимерелгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очкыч «Энергия-Буран» совет галәм сәнәгате проекты кысаларында ясалган. Әлеге проект кысаларында очкычның төп билгеләнеше — ракета йөртүче һәм галәм корабланың төрле компонентларын җитештерү урыныннан җыю һәм җибәрү урынына ташу була.
ССРБ Министрлар Советы карары белән проектның баш конструкторы-җитәкчесе итеп Виктор Толмачёв билгеләнә.
1988 елның 21 декабрендә О. К. Антонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы завод аэродромыннан беренче тапкыр күккә күтәрелә. Очыш сәгать ярым дәвам иткән (12:15 тән 13:45 кә кадәр)[21].
ССРБ таркалганнан соң, 1994 елда очкычның бердәнбер очучы нөсхәсе очуны туктата, аннан «Руслан»да куллану өчен двигательләрне һәм башка җайланмаларны салдыралар[22]. 2000 елларда аны Украина предприятиеләре көче белән торгызганнар.
2001 елның 23 маенда Дәүләтара авиация комитеты авиация регистры һәм Украинаның дәүләт авиация транспорты департаменты тарафыннан Ан-225 «Мрия»га тибындагы сертификатлар тапшырыла. Бу очкычны йөк ташучы сыйфатында коммерцияле файдалануны башларга мөмкинлек биргән.
2021 елның 24 августында Украина бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган хәрби парадның авиация өлешендә катнаша.
Украинаның «Укроборонпром» оборона-сәнәгать концерны хәбәр иткәнчә, 2022 елның 24 февраленә очкыч Гостомельда Antonov Company мәйданчыгында ремонт һәм регламент эшләрендә булган; ремонт үткәрү өчен двигательләрнең берсе алынган булган, һәм бу көнне очкыч оча алмаган, гәрчә Россия Федерациясе белән кораллы конфликт шартларында тиешле командалар бирелгән була[23]. Нәтиҗәдә, Гостомель шәһәре аэропортының ангарында булган очкыч «Антонов» аэропорты өчен көрәш вакытында җимерелгән[24].
Украина Президенты Владимир Зеленский, Украина Оборона министрлыгы һәм «Укроборонпром» концерны раслаганча, очкычның бердәнбер экземплярын торгызу берничә ел дәвам итәчәк һәм 3 млрд доллардан артык акча таләп итәчәк[25].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.rtbf.be/article/guerre-en-ukraine-l-avion-cargo-mriya-qui-avait-transporte-des-milliers-de-masques-contre-le-covid-19-a-ete-detruit-par-la-russie-10944547
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 https://www.popularmechanics.com/flight/a2951/1280771/
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 https://www.antonov.com/en/file/V5hQc2hGrJGRs?inline=1
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 https://www.aerospace-technology.com/projects/an225hta/
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 https://aviatorinsider.com/airplane-brands/antonov-an-225/
- ↑ 6,0 6,1 https://simpleflying.com/confirmed-an-225-mriya-destroyed/
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=SBWW2syDA9A
- ↑ 8,0 8,1 https://www.airportspotting.com/mriya-a-complete-history-of-the-antonov-an-225/
- ↑ https://www.cnn.com/travel/article/an-225-worlds-largest-airplane/index.html
- ↑ https://airwaysmag.com/a-look-back-at-the-antonov-an-225-ukraines-finest/
- ↑ http://www.antonov.com/services/antonov-airlines
- ↑ 12,0 12,1 12,2 12,3 12,4 12,5 https://www.antonov.com/en/history/an-225-mriya
- ↑ https://web.archive.org/web/20161122101157/http://www.antonov.com/aircraft/transport-aircraft/an-225-mriya/an-225-performance
- ↑ 14,0 14,1 14,2 14,3 14,4 14,5 14,6 14,7 14,8 https://contentzone.eurocontrol.int/aircraftperformance/details.aspx?ICAO=A225
- ↑ 15,0 15,1 https://www.flyingmag.com/mourning-the-worlds-largest-cargo-airplane-an-225-mriya/
- ↑ https://www.aerospace-technology.com/features/featuretop-ten-aircraft-with-the-longest-wings-4448115/
- ↑ http://www.volga-dnepr.com/en/press-center/news/3314/
- ↑ Wood D. Jane's World Aircraft Recognition Handbook, Fourth Edition — 4 — Janes, 1989. — 598 p. — ISBN 978-0-7106-0587-0
- ↑ Барановский А. (2010). Главному конструктору «Руслана» и «Мрии» Виктору Толмачёву — 75 лет. Аэрокосмический портал Украины. әлеге чыганактан 2014-05-01 архивланды.
- ↑ 11 августа авиаконструктор Виктор Толмачёв отмечает 80-летний юбилей. Aviation EXplorer (2014-08-11).
- ↑ Чебаков В. В небе — гигант // «Правда»: газета. — 1988. — 23 декабря.
- ↑ Antonov An-225 Mriya.
- ↑ Зеленский признал утрату Ан-225 «Мрия» на аэродроме Гостомель.
- ↑ Крупнейший в мире транспортный самолёт Ан-225 «Мрия» уничтожен в аэропорту Гостомеля. Газета.Ru (2022-02-27).
- ↑ «Укроборонпром» сообщил об уничтожении самого большого в мире грузового самолёта «Мрия»// ТАСС, 27.03.2022 2022 елның 28 февраль көнендә архивланган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- YouTube сайтында Королева неба. Обзор АН-225 Мрия
- YouTube сайтында Дмитрий Комаров показал как выглядит разрушенный российскими оккупантами самолет Ан-225 «Мрия»
Олег Антонов исемендәге ОКБ очкычлары | |
---|---|
Күп максатлы | |
Гидросамолётлар | |
Пассажир һәм йөк-пассажир | |
Махсус эшкә билгеләнүнәр | |
Транспорт һәм хәрби-транспорт |
Ан-8 • Ан-12 • Ан-22 «Антей» • Ан-26 • Ан-32 • Ан-34 • Ан-70 • Ан-72 • Ан-74 • Ан-74ТК-300 • Ан-124 «Руслан» • Ан-225 «Мрия» |
Эксперименталь |
Ан-714 • ВП • Изделие 181 • ЛЕМ-2 • Э-153 |
Проектлар | |
Планёрлар |
А-1 • А-2 • А-7 • А-9 • А-10 • А-11 • А-13 • А-15 • А-40 • БА-1 • БС-3 • БС-4 • БС-5 • Голубь • Город Ленина • ОКА-2 • ОКА-3 • ОКА-5 • ОКА-7 • ОКА-14 • ОКА-23 • ПС-1 • ПС-2 • Рот Фронт-1 • Рот Фронт-2 • Рот Фронт-3 • Рот Фронт-4 • Рот Фронт-5 • Рот Фронт-7 • РЭ-1 • РЭ-2 • РЭ-3 • РЭ-4 • РЭ-5 • РЭ-6 • Стандарт • УС-1 • УС-2 • УС-3 • УС-4 • УС-5 • УС-6 |
СЛА |