Эчтәлеккә күчү

Алмаз Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Әхмәтшин latin yazuında])
Алмаз Әхмәтшин
Туган 11 март 1967(1967-03-11) (57 яшь)
Биккол авылы, Норлат районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре сәясәтче

Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин (1967 елның 11 марты, Биккол авылы, Норлат районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары (2023 елдан). Норлат муниципаль районы башлыгы (2018―2023 елларда). Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.

Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында Татарстан АССРның Норлат районы Биккол авылында туа[1]. 1985—1987 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1991 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 1991—1996 елларда «Татагропромстрой» ААҖндә мастер, прораб, участок башлыгы.

1996 елдан Норлат районы һәм Норлат шәһәре администрациясе архитектура бүлеге мөдире — баш архитекторы. 1998—1999 елларда — «Татсельжилкомхоз» республика җитештерү берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлегенең әйдәп баручы инженеры. 1999 елда «Татагропромстрой» ААҖ баш инженеры. 1999—2001 елларда «"Агрострой" Казан тресты», «Татагропромстрой» ААҖ баш инженеры. 2001 елдан «Татсельжилкомхоз» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары, баш инженер, 2002 елдан генераль директоры.

2008—2010 елларда — Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе, инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча министр урынбасары. 2010 елда, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков карары белән, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнә[2]. 2016 елдан 2018 елга кадәр «Энергопрогресс» инженер үзәгенең генераль директоры булып эшли[3].

2018 елның 7 февралендә Алмаз Әхмәтшин Норлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[4]. 2018 елның 23 сентябрендә Норлат районы башлыгы итеп сайлана[5].

2023 елның 25 маенда Смоленск өлкәсе Думасы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинны өлкә губернаторы в.в.б. Василий Анохинның төзелеш буенча урынбасары вазыйфасына раслаган.[6]

2023 елның 1 июнендә, Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнү сәбәпле, Норлат районы башлыгы вазифасыннан азат ителә.[7]