Айбаш (Татарстан)
Айбаш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Айбашское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Айбашское сельское поселение[d] |
Почта индексы | 422726 |
Айбаш — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Ул район үзәге Биектаудан — 41, Казаннан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.
Халык саны — 337 тирәсендә. Почта индексы — 422726.
Авыл тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айбаш авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Казан өязенең теркәү кенәгәсендә аның атамасы еш телгә алына. Археологлар Айбаш авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы тапканнар. Бу таш тарихчы-галим Һ.В. Йосыпов хезмәтендә дә теркәлгән. Татар шәҗәрәләрен, кабер ташларын тикшерүче белгеч, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов: «Биектау төбәгендә борынгы татар кабер ташлары Айбаш, Мәмдәл, Өбрә, Краена, Чуваш Иле һ. б. кайбер авылларда да саклана. Ләкин алар әлегә өйрәнелмәгәннәр»,— дип яза. 1793—1803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Айбаш искә алына. Авылдагы 60 хуҗалыкта 172 ир-ат һәм 198 хатын-кыз көн итә дип теркәлгән.
Авыл атамасы тарихчы галимнәр Д. А. Корсаков, И. Н. Ермолаев, А. Артемьев, И. А. Износков, Н. Н. Вечеслав, Н. К. Берстель хезмәтләрендә искә алына. Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Айбашта 175 ясак түли торган татар, Питиал суының югары агымына утырган, яңа аерылып чыккан Түбән Айбаш авылында 37 ясаклы татар яшәве әйтелә. 1859 ел мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, авылда 78 хуҗалык булып, аларда 317 ир-ат һәм 338 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет булган. XIX йөз тарихи мәгълүматларын туплаган китапта күрсәтелгәнчә, авылдагы 60 хуҗалыкта 201 ир-ат һәм 192 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер агач мәчет эшләгән. Н. Н. Вечеслав тарафыннан бастырып чыгарылган җыентыкта (1878) авыл Олы Айбаш дип искә алына. Андагы 140 йортта ислам динендәге 410 ир-ат һәм 374 хатын-кыз көн иткән. Авылда мәчет, мәктәп һәм җил тегермәне булган. И. А. Износков Бәкәш чишмәсе янына, Гәреч сәүдә юлының уң ягына урнашкан авылны Олы Айбаш дип атый һәм түбәндәгечә сурәтли: «Авылдагы 154 хуҗалыкта ислам дине тотучы 445 ир-ат һәм 446 хатын-кыз яши. Алар Олы Айбаш авылы җәмгыятенә керәләр. Авылда халык бай яши, араларында он тартучылар, балта осталары, мич чыгаручылар, башмакчылар, пыяла куючылар, умартачылар бар». 1898 елгы китапта авыл Олы Айбаш дип атала һәм анда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә.
1930 елларга кадәр Айбашта барлыгы 200 крестьян хуҗалыгы, 2 җил тегермәне, 2 байлар кибете, тимерчелек булган.
Кабак җыены
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тел галимәсе Н. Борһанова мәгълүматларына караганда, Айбаш авылы халкы, күршедәге Чуваш Иле, Зур Кавал, Кече Кавал, Олы Күлбаш, Кече Күлбаш, Маҗар, Мәмдәл, Юртыш, Яңа авыл, Чүрчиле һәм Упса башы авыллары белән берләшеп, июль уртасында Кабак җыены үткәргән.
Авыл халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айбаш — хәзер 200 дән артык хуҗалыклы зур авыл. Урамнарның исемнәре түбәндәгечә: Югары як яисә Мәчет урамы, Аръяк, Тегермән (Тирмән) урамы, Арт урам, Түбән як, Тимерче урамы. Бер урамны Котылдым дип йөртәләр. Бу урамда, элек-электән төп йорттан аерылып чыгып, кайнана-кайнаталардан аерым яшәгән гаиләләр шактый булган.
Авыл халкы зиратны тәртиптә тота, ул зурайтылып, тирә-ягы тотып алынган.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1878 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1989 | 2002 | 2010 |
655 | 891 | 994 | 1086 | 986 | 1080 | 937 | 763 | 666 | 592 | 344 | 378 | 337 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Күренекле кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ил күләмендә күренекле шәхесләрнең дә тамырлары Айбаш авылы белән бәйләнешле. Диңгезче, контр-адмирал, географ-гидролог Исхак Ибраһим улы Исламовның (1865—1923) тамырлары Айбаш авылыннан, анда аның әтисе Ибраһим Исламов туган.
Авыл мәчете
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айбаштагы мәчет бинасының кайчан төзелүе мәгълүм түгел. Казан губернасындагы мөселман мәхәлләләренең 1909 елгы кәгазьләрендә Айбашта 1858 елда салынган мәчет телгә алына. Күрәсең, яңа бина 1910—1917 еллар арасында төзелгән булган. XX гасыр башында мәхәлләнең 183 хуҗалыгында 548 ир-ат һәм 555 хатын-кыз исәпләнгән. Мәхәллә мәдрәсәсендә 55 ир бала һәм 48 кыз бала укыган.
30 нчы елларда мәчет манараларын кисү афәте килгәч, Айбаш авылы мәчете манарасы киселми кала. Сәбәбе гади генә: 1936 елда авылга Ленинград хәрби округыннан җибәрелгән топограф (Мөбәрәкшин) хәрби карта ясау белән шөгыльләнгән. Мәчет манарасын кисәргә әзерләнүләрен ишеткәч, топограф авыл Советы рәисен: «Мин эшне бетереп киткәнче, мәчет манарасына кагылмагыз, авыл тирә-ягын картага төшерү өчен, бу манараны ориентир итеп алам»,— дип кисәтеп куя. Район военкоматына да шундый ук кисәтү була. Мәчет клубка әйләндерелсә дә, манарасы исән кала. 1981 елда мәчеткә дәүләт хисабыннан ремонт ясала. 1993 елда мәчет халыкка кире кайтарыла.
Табигать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айбаш авылы табигатьнең матур урынында урнашкан: ике ягында зур урманнар җәелеп ята, тирә-юнендә сигез чишмә ага.
Авыл тирәсендәге атамаларның тарихы ерак чорларга барып тоташа.
Айбаш һәм Мәмдәл авыллары арасында Чиркәе болыны дигән урын бар. Күп еллар элек бу болынга бер чиркәе (чиркес) кешесе килеп зур сарай (постоялый двор) салган. Ул атлар белән йөрүче кешеләрнең тукталу, кунып китү урыны булган. Авыл янындагы бер болын Келәтле елга дип атала. Күп еллар элек бу болын башында, урман буенда салкын сулы чишмә булган. Монда су тегермәне корып куйганнар. Заманалар узган, су саеккан, тегермәне беткәч тә, аның келәте озак вакытлар сүтелмичә сакланган. Шунлыктан бу болын хәзер дә Келәтле елга дип атала.
Авылда Ташлы чишмә, Тау асты чишмәсе, Куш чишмә, Каран чишмәләре ага. Халыкның изге урын дип саный торган җире — Ташбилге каберлеге. Бу урында бер изге әби күмелгән дип сөйлиләр. Авыл халкы бу каберне карап, чистартып тора. Олылар кабер янында дога укыйлар, нәзер сәдакалары куялар.
Аракы чокыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылдан ерак түгел Аракы чокыры дип аталган болын һәм шул исемдә чишмә бар. Бу урында күл дә булган. Берничә грузин милләте кешесе биредә аракы заводы корганнар һәм аракы кайнатып сатканнар. Завод инде күптәннән юкка чыкса да, күлнең урыны гына калса да, болын һәм чишмә әле дә Аракы чокыры дип йөртелә.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.8 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.6 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.6 °C | -10 °C | 4.1 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]
Күрше авыллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айбаштан якын гына үзенең матурлыгы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра торган бер күл бар. Күл урман буенда урнашкан һәм ерактан кара булып күренеп торган. Шунлыктан халык аны Кара күл дип йөрткән. Авыл халкы арасында аерылып чыгу турында сүз булгач, халык шушы матур урынны сайлаган, исемен дә үзара Кара Күл дип йөрткәннәр. 1930 елга кадәр авыл рәсми рәвештә Кече Айбаш дип аталган. Бу хәл аның Айбаш авылы белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгын күрсәтә. Югарыда әйтелгәнчә һәм Н. Н. Вечеслав бастырып чыгарган җыентыктан күренгәнчә, Кара Күл авылы элек Түбән Айбаш дип йөртелгән. Ул Кара күл исеме алган су чыганагы янында урнашкан. Авыл Айбаштан бүленеп чыккан.
Яңа исем алган авыл да шактый үскән. Аннан да берничә гаилә аерылып чыккан. Алар мари урманы янындагы Ужа дип аталган урман буена барып утырганнар. Авыл Упса яки Упса башы (халык телендә — Апсабашы) дип атала.
Шулай итеп, Айбаш авылыннан Яңа Авыл, Кара Күл, Көек һәм Упса авыллары аерылып чыккан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.