Абастумани
Абастумани | |
гөрҗ. აბასთუმანი | |
Рәсми исем | აბასთუმანი |
---|---|
Рәсми тел | гөрҗи теле |
Дәүләт | Гөрҗистан |
Административ-территориаль берәмлек | Адигени муниципалитеты[d] |
Сәгать поясы | UTC 04:00 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Месхетский хребет[d] |
Халык саны | 937 (2014)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 1340 ± 1 метр |
Мәйдан | 19,54 км² |
Почта индексы | 0301[2] |
Җирле телефон коды | 366[3] |
Абастумани Викиҗыентыкта |
Абастума́ни (гөрҗ. აბასთუმანი) — шәһәр тибындагы касаба, Гөрҗистанның тау климаты шифаханәсе, Адиген муниципалитеты җирендә урнашкан. Халкы — 937 кеше (2014).
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Абастумани Месхет сыртының көньяк битләвендә, Оцхе (иске Абастуман) елга тарлавыгында, 1250-1450 м биеклектә, Ахалцих тимер юл станциясеннән 28 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан[4], 78 км көньяк-көнбатыштарак - Боржоми тимер юл станциясе[5].
Курорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бастула саф тау һавасы, ул уртача коры, көчле җил юк. Тау битләүләрендә — ылыслы урманнар (нарат, ак һәм кара чыршы). Җәй уртача җылы, августагы уртача температура 16 °C[6]. Кыш нык салкын түгел, кояшлы, кар бик күп яумый[4]; гыйнварда уртача − 6 °C. Явым-төшем 600 мм чамасы. Елына уртача 167 кояшлы көн.
Шушындый уңай шартлар Абастуманины ел әйләнәсенә файдаланырга мөмкинлек бирә. Туберкулёз, буын, нерв системасы, гинекология авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар.
Тарихыннан
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дәваханага нигез XIX гасырда салынган һәм Аббас-Туман (Аббас-Төмән) дип аталган. Аның барлыкка килүе Кавказлы хәрби округы хәрби-медицина инспекторы доктор А. А. Ремер исеме белән бәйле.
1892 елда Аббас-Туман касабасында Русиядә тәүге тау астрономия обсерваториясе оештырылган.
1899 елның 28 июнендә 28 яшьлек патша улы Георгий Александрович сырт аша Абастуманига мотоциклда китеп барганда егылып һәлак була [7]).
XX гасыр башында Богатырский, Змеиный һәм Противоположный дигән өч шифалы чыганак була.
Совет чорында шифахана (1925 ел, архитектор И. А. Иванов-Шиц), туберкулез хастаханәсе, поликлиника, ванналар бинасы төзелә. Дәвалау ел әйләнәсенә бара.
1932 елда Абастуманида Астрофизик обсерватория ачыла.
Истәлекле урыннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абастуманиның югары ягында сарай паркы һәм тәхет варисы Георгий Александровичның агач йорты [8].
- Георгий Александрович һәлак булган җирдәге часовня .
- Александр Невский корамындагы фрескалар. Михаил Нестеров эше.
- Абастумани астрофизик обсерваториясе[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.geostat.ge/index.php?action=page&p_id=2152&lang=geo
- ↑ http://georgianpost.ge/?site-lang=ka&site-path=help/zipcodes/&group=3
- ↑ http://silknet.com/?module=popup_content&language=ge&product_id=8&type_id=20&attr=city_indexes
- ↑ 4,0 4,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл.
- ↑ 5,0 5,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. С. И. Вавилов, 2-е изд. Т. 1. Т. 1. А — Актуализм. 1949. 640 стр., илл.; 53 л. илл. и карт.
- ↑ Абастумани // .
- ↑ Правительственный вестник. — 3 июля 1899. — № 142. — С. 1.
- ↑ С 1 ноября 1893 года по 1 апреля 1895 года Георгию в Абастумане читал курс всеобщей истории в связи с русской историей профессор Василий Ключевский. — Нечкина М. В. Василий Осипович Ключевский. История жизни и творчества. — М., 1974. — С. 325, 330.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- [ Абастумани] — ЗСЭ
- Архитектурная история Бастан 2016 елның 8 март көнендә архивланган.